31 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бүләк чебеш әтәч булган
Чирмешәндә яшәүче Сәгадәт Латыйпова киләсе Әтәч елы алдыннан яңа - брама токымлы әтәч һәм тавыклар үстергән. Сәгадәт апаның токымлы әлеге чебешләре биш айлык кына. -Бу йонлач, зур, матур кошларны былтыр сеңелем Фаягөл үстерде, тавыкларын - 800, әтәчен 1200 сумга, улы алып кайткан, - ди якташыбыз. -Ул аларның йомыркаларын инкубаторга куеп...
-
Чирмешәнлеләр 2016 елны ничек истә калдырганнар?
Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз. Атлас Батдалов (Чумачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның ЯҢА ЕЛ белән КОТЛАВЫ
Бусагада 2017 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлар. Күптәнге матур традиция буенча без аны гаиләләребез һәм дусларыбыз белән җыелып каршылыйбыз. Курантлар тавышы яңгыраганда һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Ул елдан нәрсәне үзең белән алырга, ә нәрсәләр белән мәңгегә хушлашырга? Берәүләргә бу ел...
-
Яңа ел табыны янында ясаган хаталар
Яңа ел да килеп җитте. Шуңа күрә бәйрәм табыны янында ясаган хаталарыбызны искә төшерү бер дә комачауламас. Якыннарын берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килеп, һәр хуҗабикә Яңа ел табынын аеруча тырышып әзерләнә. Бәйрәм өстәлен күргәч, гадәттә нәрсәдән авыз итәргә икән дип күзләр «йөгерешә» башлый, ә куллар әле бер савытка, әле...