30 декабрь 2017 яңалыклары
-
ХЫЯНӘТ
Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арткы тыкрыктан кайтты Алия. Урамнан барса, берәрсе очрап хәл сораштыра башлар дип курыкты. Битләре уттай яна, йөрәге сулкылдап тибә. Йөгерер иде - аяклары никтер тыңламый. Әтисе кайту хәбәрен аңа тәнәфескә чыккач Хәтирә апа җиткерде. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли ул, Али- яләрнең күршесендә генә яши. Алиянең...
-
Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде
Яңа елга каршы төнге һава температурасы аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде. 30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән...
-
Уфа бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны бутаганнар
Яшь ананың ике көн буе башка кеше баласын ашатуы ачыкланган. Уфада Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә яңа туган сабыйларны бутаганнар, дип хәбәр итә БСТ. Зөлфия Николаеваны Уфа хастаханәсенә Мишкинск районыннан китергәннәр. Аңа ашыгыч рәвештә кесерево операциясе ясаганнар. Хатын-кыз ике көннән соң гына бала аныкы булмавын аңлаган. Зөлфия сүзләренчә, бала 3800...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Яңа ел уңаеннан котлавы
Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Нинди генә заман, нинди генә кыенлыкларга карамастан, Яңа ел халкыбызның иң яраткан матур бәйрәме булып кала. Олыбыз-кечебез - һәрберебез могҗизаларга өметләнә, теләкләр тели. Әлбәттә, хәзер һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Билгеле, авырлыклар...
-
Чирмешән май-сыр заводы кабат эшли башлады
Күп еллар элек бер танышымның Венгриягә барып кайткач, гаҗәпләнеп: "Бер кибеткә кердек, ә анда Чирмешәндә ясаган сыр саталар", - дип сөйләгәне истә калды. Бәлки тиздән андый заманалар кире кайтыр, Чирмешән май-сыр заводында җитештерелгән продукция турында кабат мактап сөйли башларлар. Бу хыяллар Казанда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Динар Ихтисамов тырышлыгы белән тормышка...