30 август 2017 яңалыклары
-
Уку елы башын күчерү проекты хуплау тапмаячак - Онищенко
ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына муниципалитетларга уку елы башлануны 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерүне рөхсәт иткән канун проекты керткән. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитете рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко белдерүенчә, уку елы башлануны бер айга күчерү фикерен хуплаучылар булмаячак, чөнки ул мәгариф өлкәсендә, шулай...
-
Һәрберебезнең бурычы
Август аеның соңгы ункөнлегендә район башкарма комитет каршындагы административ комиссия Яңа Элмәле авыл җирлегендә, Шешминкада һәм Чирмешән урамнарында тәртипне һәм чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрде. -Тикшерү вакытында Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Шешминка авылларында кайбер кешеләргә искәртмәләр ясалды, алар йорт яны территорияләрендә тиз арада тиртип урнаштырырга вәгъдә бирделәр, - ди комиссия...
-
Иске Сережкинода халык акчасына зиратны төзекләндерделәр
2008нче елда Иске Сережкино халкы, үзара киңәшеп, зиратны зурайтырга, аннан соң төзекләндерергә булган иде. Барлык эшләрне дә халык акчасына башкарырга килештеләр. Зират территориясе шул ук елда киңәйтелде, икенче елда 72 метрлы челтәр - рабица урынына тимер койма бастырылды. Бу эшләр 100 мең сумга төште. Аннан соң бура сатып алынды, мич...
-
Яңа Элмәледә абзарга ут капкан
Яңа Элмәле авылында абзар януы турында хәбәр "112" хезмәтенә иртәнге уннарда керә. Ут белән көрәшергә Ульяновка депосы янгын сүндерүчеләре барган. Бәхеткә, йорт хуҗасының каза хакында вакытында хәбәр итүе сәбәпле, утны тиз сүндерәләр. Янгын күзәтчелеге белгечләре янгын малларга ризык пешерә торган мич морҗасыннан чыккан булырга тиеш, диләр.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм! Уртак тырышлык белән...
-
Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Республика көне белән котлавы
30 августта Татарстан халкы зур бәйрәмнәрнең берсен - Республика көнен билгеләп үтә. Россиянең иң көчле, йогынтылы төбәкләре арасындагы республикабыз казанышларын арттыра бара - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә тотрыклы күрсәткечләр белән горурлана алабыз. Яңа заманча технологияләр, эшнең яңа формалары гамәлгә керә бара, илкүләм мөһим программалар кыю тормышка аша, күпмилләтле...