29 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында дискотекалар оештыралар
Район үзәгендә Яшьләр мәйданчыгында һәр җомга көнне дискотекалар оештыралар. Шимбә көнне монда инде авыл үзешчәннәре үзләренең концерт программаларын тәкъдим итәләр. Хәзер күл буендагы Балалар мәйданчыгы да буш тормый. Биредә атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә балалар өчен дә күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырачаклар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Кандидатлар өчәү калды
Татарстан Республикасы Президенты вазифасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатлар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирү - праймериз Казанда узды. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан да сайлый алучылар - выборщиклар инициатив группа оештырган тавыш бирүдә актив катнаштылар. "Бердәм Россия" безнең республикада тәүге тапкыр мондый формада...
-
Сайлаулар алдыннан сөйләшү
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлегенең ХХ конференциясенең беренче этабы узды. Икенче этап сайлаулардан соң булачак. Әлеге партиянең төбәк бүлеге секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әкъдәс Шакиров конференциядә катнашкан, тавыш бирүгә хокуклы 55 делегатны һәм башка катнашучыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясе төбәк бүлегенең киләчәккә бурычлары белән таныштырды. 13 сентябрьдә барлык...
-
Район газетасы редакциясе коллективы яфраказык әзерләшә
Район хуҗалыкларында әлегә 13 мең 604 тонна (планның 36 проценты кадәр) печән, 3758 тонна сенаж (10 процент) хәстәрләнгән. Бу эш дәвам итә. Печәнне "Сөлчә" иң күп -1290 тонна әзерләде (73 процент). "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә бу төр азык - 836, "ЧирмешәнАГРО"да - 637, "Үтәмеш"тә - 520, "Күтәмә АГРО фирмасы"нда - 445...
-
Чирмешән районы сулыкларында бер атнада ике кеше батып үлгән
01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 22нән 29 июньгә кадәр вакыт аралыгында 40 гариза һәм хәбәр кергән. 24 июньдә Шешминкада Шушма елгасында 13 яшьлек кыз бала баткан. Ә 27 июньдә Иске Кади буасында Әлмәттән килгән 55 яшьлек...