29 май 2019 яңалыклары
-
Чирмешән урманчылары Сабан туена әзерләнә
Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында район үзәгендәге стадион урнашкан урман массивында өмә оештырдылар.
-
Президент WorldSkills җиңүчеләренә: Финалда җиңү - карьерада җитди старт ул
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының медаль зачетында беренче урын алган Татарстан җыелма командасын котлады.
-
Чирмешән районы мәктәпләре 74 тоннага якын макулатура, 7 тонна пластик
Икенче чимал әрәм булмый Район мәктәпләрендә узган 5 айда бер укучыга бүлгәндә уртача – 33,7 килограмм, тулаем 73 тонна 805 килограмм макулатура җыелган. Икенче чималның 60 тоннадан күбрәге хәзерләүчеләргә тапшырганнар. Акчага күчерсәң, ул 270 мең сумга якын була.
-
“Ромашка” һәм лицей - җиңүчеләр
Мәгариф учреждениеләре “Экояз-2019” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясадылар.
-
Әмир буасын аккошлар үз иткән
Күптән түгел буылып суы тулган Әмир буасына аккошлар ияләшкән.
-
Әмир буасына ремонт кирәк
Әмир буасын ел саен кар, яңгыр сулары борчып тора – буа ерыла. Быел да шулай булды, хәтта зур-зур балыклар да агып китте. Бүген монда кабат су тулган, яңадан буалагач, ул ике атнада ук җыелган.
-
Чирмешән районы бакчаларыннан 179 бала мәктәпкә укырга китә
Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре узачак. Быел районда 179 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар.
-
Чирмешән районында исерек балыкчы һәлакәткә юлыккан
Ульяновка авылы буасына балык тотарга килгән Лениногорск районы кешесе, кире кайтканда, “Mitsubishi Lanser” чит ил машинасы белән юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Балыкчы исерек булган.