29 февраль 2016 яңалыклары
-
Марат Әхмәтов: Чирмешән районы гаять зур потенциалга ия
Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышында җитди, ачыктан - ачык сөйләшү киләчәк уңышларыбызга нигез ташы булырга тиеш. Бездә районның элеккеге данын кире кайтару, республикада алдынгылар сафына күтәрелү өчен мөмкинлекләр бар. Әлеге чарага килгән кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың...
-
Чирмешәнлеләр Сабага бара
Чирмешән хоккейчылары узган шимбә көнне "Юбилейный" боз сараенда Байлар Сабасының "Тимерхан" командасына буллитлар буенча оттырды. Әлеге көндәшләргә үзара тагын бер кат уйнарга туры киләчәк. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелегендә плей-офф финалына узу өчен командага ике тапкыр җиңү кирәк. Безнең егетләр моңа кадәр сабалыларны 7:2 исәбе белән отып кайткан иде. Чирмешәндә...
-
Марат Әхмәтов Чирмешәнгә килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешәндә бокс буенча турнир (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешәнгә боксчылар килде
Бездә икенче тапкыр оештырылган бокс буенча Бөтенроссия турнирында Самара, Лениногорск, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Яңа Чишмә, Сарман, Әлки, Чирмешән районнарыннан, Чувашстан республикасыннан, хәтта ерак Төмән өлкәсеннән дә иллегә якын яшь боксчы катнашты. "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике көн дәвам иткән ярышларда безнең район данын Николай Емельянов шәкертләре, балалар һәм...
-
Вакытында теркәмәгән өчен Чирмешән кешесенең ау мылтыгын алганнар
01 Февральнең соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. 27 февральдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре (Лашман) авария урынына барганнар. 02 22нән 29 февральгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 33 гариза һәм хәбәр кергән. Үткән атнада Кузай-Нурлат юлында ике, Чирмешән-Шентала юлында бер транспорт вакыйгасы булган. Кешеләргә зыян килмәгән. Туймәт авылында билгесез кешеләр шәхси...