29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә “Йолдызлык - 2016“ старт алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Татарстанда җылыта
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә. Иртән һәм көндез көчле кар, буран ихтимал. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Алдагы төндә термометр баганалары 13-18, көнчыгышта 19-24 градус салкынга кадәр төшәчәк. Әмма иртән һава тепературасы күтәреләчәк һәм көндез...
-
Бүген Чирмешәндә халык җыены була
Чирмешән авыл җирлеге гражданнарының әлеге җыелышы район мәдәният йортында уздырылачак. Ул 16.00 сәгатьтә башлана. Җитәкчеләргә гозер-сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса, җыенга рәхим итегез! Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Чирмешәндә газ санагычларны кем алмаштыра?
Газ санагычны (счетчикны) кайчан алмаштырырга кирәк? Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Резеда. Чирмешән. Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский җавап бирде: -Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестернялар таушалып, прибор сафтан чыгарга мөмкин. Я ул...
-
Чирмешән районында авылларны кая күчерәләр?
Туймәттә үткән халык җыенында җитәкчеләргә шушы сорауны да бирделәр. Үз территорияләрендә нефтьчеләр эшләүче берничә торак пункт халкы күңеленә шом салган мәсьәлә бу. Әйе, Туймәтне, Бәркәтәне, Кармалкаларны күчерәчәкләр икән дигән имеш-мимешләр әле дә ишетелгәли. "Борчылмагыз, бернинди күчерүләр булмаячак", - дип тынычландырды якташларыбызны Туймәттәге җыенда катнашкан "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Андаров....