28 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Авыл җирлекләре башлыклары Иске Котышка барганнар
Шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, Иске Котышка барып, ике хуҗалыкның мини-ферманың эшчәнлеге белән танышканнар. Вячеслав һәм Надежда Шохиннарның яңа төзелгән абзарларында 15 баштан күбрәк мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлегә биш савым сыерлары бар, әмма якын арада аларны сигезгә җиткерергә ниятлиләр. Җәй айларында бу гаилә сөт сатудан ай саен уртача 25...
-
Чирмешән районында күршеләрнең транспорт чарасын да теркиләр
Агымдагы елның 11 аенда район ЮХИДИ бүлекчәсендә 362 транспорт чарасын исәпкә куелган. Аларның күпчелеге - җиңел автомобильләр, араларында 75 арба-прицеп һәм 4 мотоцикл да бар. Ел башыннан 247 автомобиль исәптән төшерелгән, 916 транспорт чарасы кабат теркәлү (перерегистрация) узган. Безнең ЮХИДИ бүлекчәсенә район халкы гына түгел, күрше Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә...
-
“Ядкарь” ансамбле гастрольга чыккан
Район мәдәният йортының "Ядкарь" ансамбле Түбән Чегодай авылы үзешчәннәре белән берлектә җирлекара концертларда катнаша. Шушы көннәрдә генә алар Югары Чегодай авылында чыгыш ясаганнар. Бүген "Ядкарь" репертуарында 15кә якын җыр һәм мөнәҗәт бар, алардан тыш ансамбльда катнашучылар аерым-аерым да җырлыйлар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән балалары үзләренә кагылышлы законнарны...
-
Чирмешәнлеләргә 2016 елның милек салымын түләү өчен өч көн вакыт калды
Узган ел өчен милек салымын 1 декабрьдән соң гына түләүчеләргә пеня да өстәләчәк, ягъни салым суммасы үсә барачак. Районда күпчелек бу эшне соңга калдырмаган, милек, транспорт, җир салымын вакытында түләгәннәр. Түбән Кармалка һәм Иске Котыш авыл җирлекләре бу өлкәдә иң алда. Бәркәтәдә, Чирмешәндә, Кармышта һәм башка кайбер җирлекләрдә исә җыеласы...
-
Чирмешән депутатлары район бюджетына үзгәрешләр керттеләр
Чирмешән муниципаль районы бюджеты, өстәмә керемнәр хисабына, янә 4 миллион 873 мең сумга артты. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, ел дәвамында бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен, өстәмә керемнәрдән чыгып, 42 миллион сумга күбәйткәннәр. 2017 елда, әлегә, бюджетка нормативта каралганнан 40 миллион сумга күбрәк керем алынган, ел ахырына кадәр...
-
Чирмешән инвалидлар оешмасы Грант откан
Район инвалидлар җәмгыятенең "Шатлык кибете" ("Лавка радости") социаль проекты коммерцияле булмаган оешмалар арасында узган республика бәйгесендә җиңү яулаган. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен җәмгыятькә 300 мең сумнан күбрәк грант биреләчәк. -Без авыр хәлдә калган гаиләләр өчен кибет ачарга ниятлибез, -ди җәмгыять җитәкчесе Мәдинә Талипова.- Бирегә райондашларыбыз, билгеле, бушлай үзләренә кирәксез...
-
Чирмешәнлеләрне алдарга маташалар
Мошенниклар халыкны алдауның нинди генә алымнарын уйлап тапмыйлар. Үзем дә чак кына алар кармагына эләкмәдем, танышларымны да алдарга маташканнар. Бер көнне телефоным шалтырады, йомшак кына хатын-кыз тавышы, итагатьле сөйләшә. Ул миңа Әлмәт шәһәрендәге бер клиникада бушлай, барлык органнарга да тикшеренү узарга мөмкинлек туу турында хәбәр итте, янәсе, акция бара. Сездән...