28 август 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә “Шешмаойл“ кубогына хоккей турниры бара
"Юбилейный" боз сараенда, "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе кубогына хоккей буенча бишенче турнир бара. Кичә һәм бүген монда Тольяттиның "Волгарь", Әстерханның "Ястребы", Чирмешәннең "Корыч ябалаклар"ы уйнады. Бөгелмәнең "Арыслан", Җәлилнең "Юность" һәм Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" (1998-2000 елгы кызлар) командалары бозга чыгачак. Аларга Лениногорскийның "Нефтяник", Җәлилнең "Юность" һәм безнең "Корыч ябалаклар"...
-
Чирмешән юлчылары берничә объектта эшлиләр
"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бүген берничә объектта эшли. Юлчылар Яңа Элмәле авылына 1 километр 700 метр арада керү юлын капиталь ремонтладылар. Кирпеч завод поселогына алып баручы юлга, барлыгы 2 километр 450 метр арага, аслыгын ныгытып, таш җәйделәр. Аларда вак-төяк эшләр генә калды. Туймәткә керү юлына ком...
-
Чирмешәндә яшәүче Лилия Шәйхетдинова алмадан дистәләгән төрле ризык әзерли
Чирмешәндә яшәүче Лилия һәм Рифкать Шәйхетдиновларның бакчаларында дистәләгән төрле агач-куаклар үсә. Ә алма агачлары 9 төп үк. -Алмагачларның 7 төбе 20 яшьлек инде, аларны бу нигезгә күчү белән утырткан идек, ә икесе әле былтыр гына тамыр җибәрде,- ди Лилия. - Бакча да картая икән, аны да яңартырга кирәк. Үткән ел...
-
Чирмешән районында бер көндә өч мәктәп ачылды
Әмирдәге кебек мәктәпләр шәһәрдә дә аз, бу бина хәзер авылда иң затлысыдыр. Яңа мәктәп-балалар бакчасында фельдер-акушерлык пунктына да урын җиткән. Әлеге бинаны тантаналы шартларда ачтылар. 20 миллион сумнан күбрәк акча тотып корылган, зур спорт залы, ашханәсе дә булган, белем һәм тәрбия, дәвалау үзәгенең эче дә, тышы да күз явын алырлык....