28 август 2013 яңалыклары
-
Кадиның үз метеорологы булачак
Алдагы көннәргә һава торышы хакында шәт биш-алты елдан авылдашларына Равилә Кәлимуллина да хәбәр итә алыр. Әлеге һөнәрне Казан федераль университетында үзләштерүче студент кыз, укуын тәмамлагач, туган авылына кайтырга ниятли. Хәер, яшь кешенең уе, язмышы "йөзгә үзгәрергә" мөмкин. Бигрәк тә, кыз баланың. Әмма бүгенгә исә, Равилә гидрометеорология, география фәнен, инглиз телен...
-
Спорт хәбәрләре
Футбол буенча республика беренчелегенең икенче лигасында Чирмешәннең ир-егетләр командасы өченче урынга лаек булды. Безнекеләр хәлиткеч уенда Кама Тамагы районы спортчыларын 4:1 исәбе белән откан. Боз сараенда Самара шәһәреннән яшь фигурачылар, хоккейчылар бер атналап күнегүләр үткәрде. Сентябрь башыннан монда үзебезнекеләр алка куа башлаячак. Тренерлар 5-6-7 яшьлек кызлар, малайлардан да төркемнәр туплый.
-
Чирмешән яңалыклары
Шәхси эшмәкәр Булат Латыйпов аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларны мәктәпкә җыю өчен быел да 15 мең сум акча биргән. Киләчәктә Ульяновка авылында кырык урынга исәпләнгән балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, авыл хакимияте бер бинада - "Җәмәгать үзәге"ндә урын алачак. Булачак әлеге йорт урынында бүген проект-тикшерү эшләре бара. "Иң төзек торак пункт"...