28 июнь 2018 яңалыклары
-
Чирмешән табибларының балаларга сөйләр сүзләре күп
Районның “Кояшлы” лагеренда ял итүче малайлар, кызлар янына район үзәк больницасы табиблары килеп китте. Алар тикшерергә, укол ясарга түгел, сәламәт яшәү рәвеше хакында, спорт белән шөгыльләнү файдасы, начар гадәтләрнең зыяны хакында сөйләргә килгәннәр.
-
Чирмешәнлеләр төзүчеләр эшеннән зарлана
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегендә безнең районнан быел 25 мөрәҗәгать теркәлгән.
-
Монда һәркем файдалы мәгълүмат алыр дип ышанам – Р.Миңнеханов агротехник күргәзмәдә
Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә.
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында планның 20 проценты күләмендә печән әзерләнгән
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1661 гектарда күпьеллык үләннәр печән өчен чабылган, 1040 тонна печән әзерләнгән (планга карата 20 процент).
-
Татарстан синоптиклары урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәтә
Республика территориясендә 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
-
Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең район утырышында балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Җәйге каникуллар чорында аеруча игътибарлы булырга кирәк.