28 июнь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында үзсалым акчасы җыялар
Шешминка авыл җирлегендә быел үзсалым акчасының 20 проценты гына җыелган. Иске Кади, Чирмешән, Күтәмә җирлекләре буенча да бу эшне нык көчәйтергә кирәк. Узган атнада, исләренә төшергәч, чирмешәнлеләр 600 мең сум чамасы үзсалым акчасы түләгән (биредә аның күләме бер кешедән 500 сум). Түләмәүчеләр дә күп, биредә әле тагын 1 миллион сумнан...
-
Чирмешән районында яман шеш белән авыручылар саны арта
2013 елда яман шеш авыруларыннан 16 кеше (8се - хезмәт яшендәгеләр) инвалид буларак танылган булса, 2014 елда - 19 (10), 2015 елда - 33 (15) кеше. 2016 ел Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип юкка гына игълан ителмәде. Әлеге теманың актуальлеге елдан-ел үсә бара. Яман шеш яшьләрне һәм өлкәннәрне дә,...
-
Иске Кадины чүп үләннәре баскан
Әлеге авылның байтак урамнарында, тыкрыкларында, кайбер өйләр тирәсендә чүп үләннәрен вакытында чапмыйлар. Бер дә килешми торган хәл. Шул ук вакытта Иске Кади авыл җирлегенең Якты Тау, Тукай, Светлогорск поселокларында яшәүчеләр бу яктан мактауга лаек, быел чисталыкка зур игътибар бирәләр, аларга җитди дәгъва белдерүче юк. Югары Кәминкә, Керкәле авылларында да йортлар...
-
Чирмешәндәге фонтан юлга да “киртә“
Чирмешәннең Карл Маркс һәм Нагорная урамнары киселешендә, нәкъ юл уртасында ясалган фонтан "эшсез тора". Урынлы-урынсыз, байтак акча түгеп шау-шу белән әмәлләп төзеделәр аны. Бүген биредә бераз җыелган су нык пычранган, торбалар теләсә ничек аунап ята. Кыскасы, хуҗасызлыкка "һәйкәл".