Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында яман шеш белән авыручылар саны арта

2013 елда яман шеш авыруларыннан 16 кеше (8се - хезмәт яшендәгеләр) инвалид буларак танылган булса, 2014 елда - 19 (10), 2015 елда - 33 (15) кеше. 2016 ел Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип юкка гына игълан ителмәде. Әлеге теманың актуальлеге елдан-ел үсә бара. Яман шеш яшьләрне һәм өлкәннәрне дә,...

2013 елда яман шеш авыруларыннан 16 кеше (8се - хезмәт яшендәгеләр) инвалид буларак танылган булса, 2014 елда - 19 (10), 2015 елда - 33 (15) кеше.

2016 ел Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип юкка гына игълан ителмәде. Әлеге теманың актуальлеге елдан-ел үсә бара. Яман шеш яшьләрне һәм өлкәннәрне дә, ирләрне һәм хатын-кызларны да аямый.
Авыру бик мәкерле, ул соңгы стадияләрдә генә үзен сиздерә, аңарчы башка чирләр - үпкә шешү, ангина, хроник азканлылык (анемия) рәвешендә үтәргә мөмкин.
Шунысы аяныч, бу чир еш кына хезмәт яшендәге кешеләргә яный. Яман шеш табылу сәбәпле I һәм II төркем инвалидлык алган кешеләр саны арта.
Шуны истә тотарга кирәк, авыру мөмкин кадәр иртәрәк ачыкланса, терелүгә шанс күбрәк була. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, поликлиникада даими профилактика тикшеренүләр үтәргә тиеш.
Ләлә Кашапова,
район үзәк больницасының клиник-эксперт эше буенча баш врач урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яман шеш

2
X