28 март 2018 яңалыклары
-
Бүген Чирмешәндә кайгы митингы үтәчәк
Янгын чыгып, Кемереводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында 64 кеше, шул исәптән балалар һәлак булды. Дистәләп кеше хәбәрсез югалган. Бу хәл чирмешәнлеләрне дә битараф калдырмады, якыннарын югалтканнарның олы хәсрәтен уртаклашабыз, сабырлык телибез, хәтер акцияләренә кушылабыз. Бүген кичке сәгать алтыда Чирмешәндә, Кемеровадагы фаҗига уңаеннан, 1953нче елда Чирмешән мәктәбендәге янгында һәлак булганнар һәйкәле...
-
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз ике алтын медаль яулады
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов янә ике алтын медаль яулады. Кул көрәштерү буенча Мәскәү өлкәсендә үткән Россия чемпионатында, ветераннар арасында ул бик күпләргә көндәш булды. Архив фотосы
-
Бөек рус язучысы мондый хөрмәтләүгә лаек
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итүе барлык татарстанлылар өчен сюрприз сыман булды. Бөек рус язучысының тормыш юлы Казан белән бәйле булганга, шул ук вакытта рус телен өйрәнүгә игътибарны арттыру максатыннан, 190 еллык юбилеен каршылап, аңа шулай хөрмәт күрсәтергә уйлаганнар. Быел дәүләт һәм ана телләрен...
-
Чирмешән районында 67 йортка язгы су басу куркынычы яный
Көннәр җылыта башлау белән буаларда һәм елгаларда боз катламы структурасы үзгәрә, яр буйларындагы, кырлардагы кар катламы эреп сулыкларга агып төшә. Ә бу су буйларында яшәүчеләргә куркыныч тудыра. Безнең районда Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында су басу куркынычы булган йортлар бар. Бәркәтәдә шундый 65 йортта - 157, Түбән Кармалкада 2 йортта...
-
Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар
Жыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә. Бу эштә Түбән Кәминкә укучылары аеруча активлык күрсәткән, биредә 43 бала белем ала, алар 3 тоннадан артык, ягъни бер укучыга уртача 73 килограмм кәгазь калдыклары тапшырганнар. Туймәт мәктәбе укучылары да нык тырышканнар, 2296 килограмм икенчел чимал җыеп икенче урынга...
-
Чирмешәндә кайберәүләр куркынычсызлык каешын тагуны кирәк дип санамый
Бу атна дүшәмбесендәге "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ инспекторлары район үзәгенең Дзержинский һәм Гагарин урамнары кисешкән юл чатында, халык телендәге "Магнит" кибете янында иртәнге 7 дән 9га кадәр барлык машина йөртүчеләрне тикшергәннәр. Туктатылган 20дән күбрәк машина йөртүченең 3се куркынычсызлык каешларын такмаган булганнар, ә аның өчен 1 мең сум штраф каралган. Автор...
-
Чирмешәндә “Без бергә” фестивале узды
Иске Элмәле мәдәният йортында узган "Без бергә" дип аталган балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабында 22 мәктәптән 150дән күбрәк бала катнашкан. Фестивальдә ике төркемдә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль...
-
Кемероводагы янгында зыян күрүчеләргә түләнәчәк пособие күләме билгеле
РФ Хөкүмәте Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында зыян күргән гражданнарга пособие түләү өчен 76 миллион сум акча бүлеп бирде. РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.//Татар-информ// Документ нигезендә, янгында һәлак булучыларның гаиләләренә - 1 миллион, зыян күрүчеләргә 200-400 мең сум...