27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районы башлыгы Ф.М.Дәүләтшинның Әниләр көне белән тәбрикләве
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне олы бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, саулык, кояш гомере, иминлек, сабырлык телим. Гомер-гомергә хатын-кызлар - гаилә учагын саклаучы, илебез терәге, илаһи олы, кадерле затлар. Алар алдында баш иябез. Бүген гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең бөтен өлкәләрендә катнаша, алар балалар тәрбияли, завод-фабрикаларда...
-
Чирмешәндә мөселман хоккейчылары бозга чыга
5 декабрь көнне "Юбилейный" боз сараенда мөселман командалары арасында хоккей буенча республика чемпионаты узачак. Чемпионат бер көнлек кенә: унлап команда катнашындагы ярышның җиңүчесе шул ук көнне ачыкланырга тиеш. Чараны иртәнге тугызда башлау планлаштырылган.
-
Чирмешән районында техникаларны язга әзерлиләр
"Чирмешән АГРО"да һәм Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тырмаларны төзәтеп, язга әзерләп куйдылар. Әлеге хуҗалыклар - техникаларын кышкы саклауга да шартына китереп бастыручылар. Бу яктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда аеруча нык тырышканнар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, әлеге эш райондагы барлык хуҗалыкларда башкарылган. Тик менә кайбер кечерәк фермерлар арасында техникаларын,...
-
Чирмешән район больницасына суык тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан
Быел кискен тын юллары инфекциясе белән 14 яшькәчә 1104 бала, 102 яшүсмер, 1432 өлкән кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Беренче суыклар башлану белән салкын тиеп авыручылар саны кискен арта. Чирне йоктырмас өчен врачлар иң элек хезмәт һәм ял режимын төгәл үтәргә киңәш итә. Йокы 7-8 сәгатьтән ким булмаска тиеш....
-
Чирмешәндә ял итәргә урын бар
Район үзәгендә, Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа сквер төзелде. -Биредә төп төзү эшләре төгәлләнде, - ди муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.- Паркны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион 194 мең сум акча бирелгән иде. Аны тулысынча файдаланып бетердек. Район бюджетыннан бу эшкә...