27 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Уяулыкны югалтмыйк
Агымдагы елның 10 аенда районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәде. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында полиция хезмәткәрләре даими, профилактик аңлату эшләре алып бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге тәртип сакчылары мәчет һәм чиркәүләрдә дин әһелләре белән террор-чылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә кагылышлы әңгәмәләр үткәрәләр. Авыл...
-
Кисәтеп тормыйлар
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга җәза кырыс, бернинди кисәтүләр юк, хуҗаларга 2000нән 3500 сумга кадәр штраф салына. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия агымдагы елның 10 аенда 16 утырыш уздырды. Комиссия членнары 119 кешегә төзелгән беркетмәләрне тикшерде. Кагыйдә бозучыларга тулаем 208 мең сум штраф салынды, әлегә аның 137 500 сумы гына түләнгән....
-
Халык шагыйре – якташлары янында
Талантлы язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче... Быел 70 яшен тутырган Порфирий Афанасьевның белмәгән эше юктыр. Райондашыбыз - горурлыгыбыз. Татарстанда, Чувашстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә танылган шәхес - Порфирий Васильевич узган атнада туган авылына, Яңа Элмәлегә кайтты. Үзе генә түгел, ә бик күп кунаклар белән. Порфирий Афанасьев 1942 елның 20...
-
Товар алганда игътибарлы булыгыз
Районның кулланучылар хокукын яклау бүлегенә агымдагы елның ун аенда 111 кеше (57се - язма рәвештә, 54се - телдән) мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең 85се кулланучылар файдасына хәл ителде. Сыйфатсыз товар өчен, кулланучыларга 1 миллион 890 мең сум акчалары кайтартылды. Кулланучылар тарафыннан кергән шикаятьләрнең 59сы - сәүдә өлкәсенә, 34се - базарга, 10сы -...