27 август 2019 яңалыклары
-
WorldSkills ябылу сәбәпле, «Казан Арена» янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Чикләүләр ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына кагылмый.
-
Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар
Быел фестиваль 20-26 августта Кырым территориясендә узды.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайнчысы Айрат Хөсәенов 1640 тонна бөртек суктырган да
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәрип улы Хөсәенов 2014 елгы “Клаас Тукано-450” комбайнында урак башыннан бирле 457 гектарда эш башкарган, 1640 тонна бөртек суктырган.
-
Татарстан республикасы көне уңаеннан 29 августта Чирмешәндә зур бәйрәм була
29 августта район үзәгендә республика көненә багышланган “Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!” дип исемләнгән зур бәйрәм була.
-
Быел Чирмешән районы мәктәпләре яңа уку елын 2 сентябрьдә башлыйлар
Быел мәктәпләрдә яңа уку елы 2 сентябрьдә, дүшәмбе көнне башлана. Безнең районда 2191 укучы парталар артына утырачак, аларга 524 укытучы белем бирәчәк. Районда 26 мәктәп бар.
-
Чирмешән районында игеннәрнең 44 процент өлешеннән уңыш җыеп алынды
“БИО АГРО” җәмгыятенең Чирмешәндәге базасы территориясе бөртек белән тулган. Яңа уңышны эчке якка, тышта да бушатканнар.
-
Татарстан кызы “Цифрлы модельер” компетенциясендә беренче урын алды
“Казан Экспо”да Future Skills һәм Worldskills Juniors җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Илария Баһаветдинова җиңү яулады
Илариягә 14 яшь, ул Яшел Үзән кызы.
-
Пенсиягә кадәр укып кал
Чирмешән аграр техникумында студентлар гына түгел, ә пенсия алды яшендәге якташларыбыз да укый. Бүген алар биредә аш пешерүче һөнәрен үзләштерәләр.
-
Сыйныфташлар Иске Кадида очрашты
Без класста 33 егет һәм кыз укыдык, кызганыч, 17се инде исән түгел. Гомер тиз үтә, сафлар сирәгәя шул. Шуңа күрә очрашулар гел тансык.