27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чирмешән яшьләре спайсларга каршы
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 14 наркоман исәптә тора. Араларында спайс кулланучы яшь кешеләр булуы бик аяныч. Хуш исле тәмәке (спайс) катнашмаларын куллануны кисәтү максатында Чирмешән лицеенда өлкән класс укучылары арасында мәгълүмати - аңлату чарасы оештырылды. -Бу проблема безнең районда да бик актуаль, - ди район үзәк больницасы врач-наркологы Лилия...
-
Чирмешәндә Тарас, Ясминә исемнәре кушалар
Район ЗАГС бүлегеннән әйтүләренчә, соңгы елларда районда сабыйларга ятрак, сирәгрәк исемнәр кушу модасы күзәтелә. Бигрәк тә, татарларда. 70-80 нче елларда бик популяр булган Гөлназ, Алсу, Инсафлар бүген азая төшкән икән. Рус, чуваш, мордва халкында исемнәр кушуда чагыштырмача даимилек, тотрыклылык саклана. Михаил, Егор, Герман, Кирилл, Любовь, Надежда исемнәре элек тә, хәзер...
-
Чирмешән районында балалар бакчалары ничәгә кадәр эшли?
Эштән кайбер көнне соңрак кайтырга туры килә. Кызыбызны балалар бакчасыннан алып өлгерә алмыйбыз. Тәрбиячеләр ничәгә кадәр эшләргә тиеш икән? Бакчаның ничә сәгать эшләвенә карап, ата-аналарның түләүләрендә аерма бармы? Фазыйл (Чирмешән). Әлеге сорауга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җавап бирә: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә расланган тәртип буенча,...
-
Иске Элмәлегә кайгы хатлары күп килде
Мин сугыш чоры балалары дип аталган буын вәкиле. Без туплар, бомбалар шартлавын, атыш тавышларын ишетмәсәк тә, ачлык - ялангачлыкны, ятимлек ачысын күреп-тоеп үстек. Сугышка кадәр авыл халкы иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләде. Ә җәйге кичләрдә олысы-кечесе урындыклар тотып ишеге-тәрәзәләре булмаган, ярым җимерек чиркәүгә кино карарга бара иде. Чирмешәндә ярминкә булганда...