Мин сугыш чоры балалары дип аталган буын вәкиле. Без туплар, бомбалар шартлавын, атыш тавышларын ишетмәсәк тә, ачлык - ялангачлыкны, ятимлек ачысын күреп-тоеп үстек.
Сугышка кадәр авыл халкы иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләде. Ә җәйге кичләрдә олысы-кечесе урындыклар тотып ишеге-тәрәзәләре булмаган, ярым җимерек чиркәүгә кино карарга бара иде. Чирмешәндә ярминкә булганда...
Мин сугыш чоры балалары дип аталган буын вәкиле. Без туплар, бомбалар шартлавын, атыш тавышларын ишетмәсәк тә, ачлык - ялангачлыкны, ятимлек ачысын күреп-тоеп үстек.
Сугышка кадәр авыл халкы иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләде. Ә җәйге кичләрдә олысы-кечесе урындыклар тотып ишеге-тәрәзәләре булмаган, ярым җимерек чиркәүгә кино карарга бара иде. Чирмешәндә ярминкә булганда әтиебез Алексей Павлович Винокуров анда барып безгә күмәчләр, тартмачыкларда ландрин конфетлар һәм башка күчтәнәчләр алып кайта иде. 1941 елның язында әти кырда чәчүдә эшләде, кичен бик соң кайта иде. Мин авыл кырыена аны каршы алырга йөрдем. Әти мине кулына күтәреп өйгә кадәр алып кайта иде.
Әтиләргә уңышны җыярга туры килмәде, канкойгыч сугыш башланды. Кырда хатын-кызлар һәм яшүсмерләр эшләде. Урак белән иген урдылар, ат арбаларына төяп көлтәләр ташыдылар. Колхозда лобогрейка, ашлык сугу машинасы, җилгәргечләр бар иде.
Бер көнне безгә курьер абый килде. "Җыен, Леня, сиңа повестка, иртәгә китәргә",- диде ул әтигә. Озату озак булмады, әни ипи салды, аш пешерде. Туганнар һәм күршеләр килеп бераз утырдылар. Җигүле атта Петр Рябков килде һәм әтине хәрби комиссариатка алып китте. Без әни белән аны олы юлга кадәр озата бардык.
1 сентябрьдә мин мәктәптә укый башладым, ул ике бүлмәле бер ызба иде. Укытучы Мария Ивановна дәресләр башланганчы авыл Советына барып фронттагы хәлләр турында белешә, аларны укучыларга, бөтен авылдашларга сөйли иде. Бервакыт мәктәптән кайткач әбием миңа яңа туган энемне күрсәтте, без аңа Володя дип исем куштык. Бу хакта әтигә хат язып салдык. Ул Ленинград өлкәсенең Колпино станциясе янында сугышкан, алгы сызыктагы солдатларга кайнар аш китергән. Хатларны ешрак язармын дигән иде дә, бүтән хәбәре булмады. Белүебезчә, сугышчыларны ашатырга барган җиреннән әйләнеп кайта алмаган. Сугыш дәвам итте. Авылга авыр яраланган Егор Маковкин, Семен Овчинников, Анисим Шилов, Константин Спиридонов һәм башкалар кайтты.
Германияне җиңү турында хәбәр килгән көн безнең өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булды. Безнең урамнан Семен Винокуров, Семен Тузов, Иван Рябков, Владимир Лопатин, Вениамин Артемьевлар өйләренә кире кайта алмадылар. Аларга һәм канлы сугыш кырларында ятып калган башка бик күп авылдашларга мәңгелек дан.
Валентина Яковлева,
хезмәт ветераны.
Иске Элмәле авылы.
Нет комментариев