26 май 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында тәрбиягә бала алучылар күбәя
Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 74 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, шул исәптән 27 гаиләдә асрамага алынган 50 бала тәрбияләнә. -Гаиләгә асрамага бала алган очракта, ул килешү нигезендә эшләнә. Баланың исем - фамилиясе саклана һәм аны тәрбияләгән өчен дәүләт пособие түли, - ди опека...
-
Татарстанда яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылачак
Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак. Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу...
-
Яңа Элмәледә быел да Сабантуй була
"Сөлчә" җәмгыяте язгы чәчү тәмамлану уңаеннан, районда беренче булып, Сабан туе оештыра. Җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов әйтүенчә, бу көнне хезмәт алдынгылары, кыр батырлары хөрмәтләнәчәк, кунакларны исә кызыклы концерт һәм тамаша көтә. Бәйрәм 3 июньдә, Яңа Элмәле паркында булачак. Сабан туе сәгать 10да башлана.
-
Лашман янында әйләнеп капланган машина хуҗасы Әлмәт больницасында
Дүшәмбе көнне төнге бердә, Лашман авылына Кәминкә ягыннан керә торган юл тирәсендәрәк, Чирмешәннән Күтәмә уңаена баручы XUNDAI SOLARIS автомашинасы әйләнеп капланган. Районның ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе кызу барган һәм машинасын тыя алмыйча, каршы якка, юл кырыена төшкән. Күптөрле имгәнүләр алган, күкрәк читлеген, башын авырттырган автомашина хуҗасын, Яңа Чишмә районы...
-
Чирмешәндә икенче мәчет төзелә
Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башладылар.
-
Чирмешән районында чәчүлекләр тәрбия көтә
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте язгы кыр эшләрен уңышлы дәвам итә, бүген биредә сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны төгәлләп киләләр, 520 гектарда чәчелгән шикәр чөгендере участокларын беренче кат химик юл белән эшкәртүне озакка сузмыйлар. "Күтәмә АГРОфирмасы" да чәчүлекләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Хуҗалыкта беркадәр мәйданда бөртеклеләр чәчелгән участокларны тырмалап куйганнар. Район буенча алганда, район...
-
Чирмешәннең чыгарылыш укучылары чыршы утыртып калдырдылар
Бу уку елында лицейның 11нче классын - 25, 9нчы классны 44 укучы тәмамлады. Унберенчеләр үткән елгы традицияне дәвам итеп, истәлеккә йозак элделәр һәм тагын бер яңалык керттеләр - лицей каршына чыршы утырттылар. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә чыгарылыш класс укучыларын котлаучылар күп булды. Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде. -11ел...