Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 74 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, шул исәптән 27 гаиләдә асрамага алынган 50 бала тәрбияләнә.
-Гаиләгә асрамага бала алган очракта, ул килешү нигезендә эшләнә. Баланың исем - фамилиясе саклана һәм аны тәрбияләгән өчен дәүләт пособие түли, - ди опека...
Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 74 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, шул исәптән 27 гаиләдә асрамага алынган 50 бала тәрбияләнә.
-Гаиләгә асрамага бала алган очракта, ул килешү нигезендә эшләнә. Баланың исем - фамилиясе саклана һәм аны тәрбияләгән өчен дәүләт пособие түли, - ди опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова. - Айлык пособияләр индексацияләнеп тора. Хәзер ул мәктәп баласына - 8783 сум, мәктәпкәче яшьтәге балалар өчен 7615 сум түләнә. Шулай ук, әлеге гаилә ата - аналарына индексацияләнүче айлык хезмәт хакы билгеләнә. Бүген ул 3000 сум тәшкил итә. Әлеге хезмәт хакы педагогик һәм медицина белеме булганнарга 50 процент күләмендә арттырыла. Баланың гаиләдә булу вакыты, ата - аналарның эш урыны булмаса да, хезмәт стажы итеп языла һәм пенсия алу хокукы бирә. Баланы үз туганнары тәрбиягә алса, әйтик, әби - бабасы, аларга хезмәт хакы түләнми, пособие генә билгеләнә.
Районда балаларны тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр тагын бар икән. Бала алырга теләүчеләр опека һәм попечительлек бүлегенә (район администрациясе бинасы, 2 кат) мәрәҗәгать итәргә тиешләр. Биредә нинди документлар кирәклеге хакында аңлатма да бирәчәкләр.
-Тәрбиягә бала алу - җитди адым, - ди Светлана Ильинична.- Моңа барганчы, мең кат уйланырга кирәк. Сез аларны үз балаларыгыздай кабул итәргә эзерме!? Дөрес, күпчелек гаиләләрдә тәрбиягә алган балаларны якын күреп, яратып яшиләр, алар белән бер проблема юк. Әмма, кызганычка каршы, балаларны кире кайтару очраклары да булгалый шул.
Нигездә, гаиләләр бер бала гына алырга теләк белдерәләр. Ә күпчелек очракта социаль ятим калган балалар күп балалы гаиләләрдән, аларны аерырга ярамый. Аларның күпчелегенең исәнлекләре дә какшаган булырга мөмкин. Гаиләгә бала инде ниндидер тормыш тәҗрибәсе туплап килә, аның белән уртак тел табу, аңа ярдәм итү мөһим.
Балаларны кабул иткән гаиләләр проблемалары хакында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган пленар утырышында да сөйләделәр.
Нет комментариев