26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әккәрәйдә халык җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
Бәркәтә полковнигына мактаулы исем бирелде
Якташыбыз, Бәркәтә авылы егете Наил Фоат улы Мостафинга "Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Ул Россия ЭЭМның Балык Бистәсе районы бүлекчәсен җитәкли, полиция полковнигы.
-
Әккәрәйгә инвестор килде
Бүген Әккәрәй кырларының 2300ләп гектар җирен яңа инвестор эшкәртә. Бирегә алар былтыр килеп, пайчылар белән килешүләр төзи башлаганнар. Мондый үзгәрешкә халык бик кинәнгән. Ивашкино авыл җирлегенең Әккәрәйдә узган җыенында инвесторларның хуҗалары да катнашты. Виктор Сутягин әйтүенчә, алар пай җирләрен файдаланган өчен, килешүдә ничек языла, шул рәвештә бөртек яки акчалата түләячәкләр,...
-
Мал алучы чирмешәнлеләргә субсидия бирәләр
Районда атчылык белән шөгыльләнүче фермер да барлыкка килгән. Фәнил Нәширванов Түбән Чегодай авылында ферма төзеп, атлар асрый башлаган. Бүген анда 13 баш ат бар, тайлары да үсеп килә. Нәширванов "2015-2017нче елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча уздырылган конкурста катнашып, 1 миллион 495 мең сум грант откан. Татарстан...
-
Чирмешән районында 11 кеше тычкан бизгәге йоктырган
Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 11 очрагы теркәлгән (2015нче елда мондый диагноз 20 кешегә куелган булган). Көннәр язга таба авыша башлауга тычкан бизгәге белән авыручылар саны да арта. Әмма бу авыруны кыш көне дә эләктерүчеләр була. Тычкан бизгәге вирусы һава-тузан аша күчә. Тычкан авыруы белән еш...