Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 11 очрагы теркәлгән (2015нче елда мондый диагноз 20 кешегә куелган булган).
Көннәр язга таба авыша башлауга тычкан бизгәге белән авыручылар саны да арта. Әмма бу авыруны кыш көне дә эләктерүчеләр була. Тычкан бизгәге вирусы һава-тузан аша күчә. Тычкан авыруы белән еш...
Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 11 очрагы теркәлгән (2015нче елда мондый диагноз 20 кешегә куелган булган).
Көннәр язга таба авыша башлауга тычкан бизгәге белән авыручылар саны да арта. Әмма бу авыруны кыш көне дә эләктерүчеләр була. Тычкан бизгәге вирусы һава-тузан аша күчә. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы чирли.
-Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була: температура кинәт кенә 40 градуска кадәр күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана. Андый очракта, вакытны озакка сузмыйча, тиз генә өйгә табиб чакыртырга кирәк, - ди район үзәк больницасы врач - статистигы Зилә Минголова. - Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый - аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин.
Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара; баш мие шешә, кан сава.
Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен аны хастаханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр үтә һәм озакка сузыла.
Чирне йоктырмас өчен, беренче чиратта кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торырга. Су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга. Әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан сакланырга. Кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә.
Нет комментариев