Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәйгә инвестор килде

    Бүген Әккәрәй кырларының 2300ләп гектар җирен яңа инвестор эшкәртә. Бирегә алар былтыр килеп, пайчылар белән килешүләр төзи башлаганнар. Мондый үзгәрешкә халык бик кинәнгән. Ивашкино авыл җирлегенең Әккәрәйдә узган җыенында инвесторларның хуҗалары да катнашты. Виктор Сутягин әйтүенчә, алар пай җирләрен файдаланган өчен, килешүдә ничек языла, шул рәвештә бөртек яки акчалата түләячәкләр,...

    Бүген Әккәрәй кырларының 2300ләп гектар җирен яңа инвестор эшкәртә. Бирегә алар былтыр килеп, пайчылар белән килешүләр төзи башлаганнар. Мондый үзгәрешкә халык бик кинәнгән.

    Ивашкино авыл җирлегенең Әккәрәйдә узган җыенында инвесторларның хуҗалары да катнашты. Виктор Сутягин әйтүенчә, алар пай җирләрен файдаланган өчен, килешүдә ничек языла, шул рәвештә бөртек яки акчалата түләячәкләр, салымнарны да вакытында түләп барырга ышандыралар.
    Якын көннәрдә әлеге - "Әккәрәй" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (шундый исем сайланган) техника ремонтлауга керешмәкчеләр. Җәмгыятькә иң әүвәл, теләүчеләр булса, Әккәрәй механизаторларын эшкәалырга өметләнәләр.
    Фермалар исә әлегә башка җәмгыятьнеке, бу тармакта нинди үзгәрешләр булыр, бу хакта сүз кузгатмадылар.
    1331 кеше яшәүче җирлектә иң сөендергәне шулдыр - Ивашкинода һәм Әккәрәйдә яшьләр күп. Былтыр 18 бала туган. 18 яшькә кадәргеләр 369 кеше. Мәктәпләрдә 213 бала белем ала. Ике авылда да йортларның шәплеге соклану уята. Мондый авылларның киләчәге бар, алдагысы өметле.
    Җирлектә социаль объектларның күбесе соңгы елларда капиталь ремонтланган, яңа төс алган. Ивашкинода гына мәдәният йортын яңартасы, матурлыйсы бар. Җыенда әйтүләренчә, Әккәрәйдә иң авырткан урын - юллар начар. Кайбер тыкрыкларны кышын кардан чистартуда өзеклекләр булгалый. Җәйге чорда су җитми. Ивашкинода, линияләрдә басым түбәнлектән, берничә йортка газ начар килә. Әккәрәйдә элек нефтьчеләр төзәткән "Акрель" чишмәсе ремонт көтә, биредә яктырткыч та куясы иде.
    -Халык урынлы дәгъвалар белдерә. Бу эшләр өчен иң элек авыл җирлеге Советы җаваплы, әмма район җитәкчелеге дә аларны чишү, ярдәм итү юлларын эзләячәк, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. -Күреп торасыз, соңгы берничә елда сезнең җирлектә дә социаль объектларны үзгәртеп кору буенча күп эшләнде. Үзегез дә булдыклы, биредә халык бик уңган. Аннан соң юлларны төзәтүдә үзсалым акчаларын да куллану турында уйлап караргадыр. Монысы инде киләсе елга кагыла.
    Ике йөзләп кеше катнашындагы җыенда авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов отчет чыгышында узган елдагы барлык эшчәнлеккә дә тулы анализ ясады, соңыннан иң уңганнарга бүләкләр тапшырды.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатинның җыеннарда чыгышы да урынлы - авыл җирендә яшәүчеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнең отышлы булуы хакында ешрак сөйләргә кирәк. Райондашларыбыз дистәгә якын программаларда катнашалар, субсидия алып, ярдәмче хуҗалыкларын киңәйтәләр, мал-туар санын ишәйтәләр. Мондый мөмкинлектән ничек файдаланмаска?!
    Ивашкино җирлегендәге 367 йортта, шәхси хуҗалыкта 257 җиңел автомашина, 16 йөк автомобиле, 22 трактор, 18 мотоцикл бар.
    Мөгезле эре терлекләр - 311 (сыерлар 129), дуңгызлар - 482, сарыклар - 185, атлар - 6 баш).
    Әккәрәйдә һәм Ивашкинода да каты көнкүреш калдыкларын яңача, капчыкларда җыя башлыйлар. Кирәк тапсалар, чүп салу өчен контейнерлар да куймакчылар. Кайберәүләр моңа шикләнебрәк караса да, бу хезмәт түләүле бит, тирә-юньне чисталау кирәклеге белән бар да килеште.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: