25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Хатыны өйдә юкта ир баласын кайнар суга тыгып «тынычландырган»
Полицияне күршеләре чакырта. Бишенче каттагы фатирдан менә инде берничә сәгать баланың акырып елаган тавышы ишетелә, диләр алар. Баксаң, хатыны баланы вакытлыча иренә калдырып, үз йомышлары белән чыгып киткән булган. Сабый елаганга түзә алмаган ата башта аны кыйнаган, аннары кайнар сулы ваннага тыккан. Күптөрле имгәнүләр һәм тәне пешү җәрәхәтләре белән сабыйны...
-
Чирмешәндә милиция майоры Мирсәет Кәбировны искә алдылар
Алты ел элек кораллы җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировка багышлап 2нче Чирмешән урта мәктәбендә"Хәтер көне" үткәрелде. Бу көнне мәктәпкә Мирсәет Сәяф улының хатыны Тәкъзимә Муса кызы, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре килде. Укучыларга 2009 елның 23 декабрендә булган вакыйгалар турында кораллы җинаятьчене тоткарлауда катнашкан полиция подполковнигы Самат Хәйруллин һәм...
-
Чумачкада КамАЗ газ торбасына бәрелә
КамАЗ йөртүче үз машинасы артына тагылган вагончыкның биеклеген онытып җибәргән, күрәмсең. Аның белән ул урамнан узучы газ торбасына бәрдерә. Махсус эшләнгән эш тә түгел-түгелен, әмма нефтьчеләрнең сүзен тыңлап, вагон-будканы икенче урынга күчерергә ризалашкан транспорт иясе шундый хата ясап ташлый. Өстәвенә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, ул һәлакәт урыныннан кача. Авылда берара...
-
“ЧирмешәнАГРО“да Яңа ел бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
“ЧирмешәнАГРО“ бәйрәмдә фураж һәм шикәр комы өләште
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте киләсе елда да үз һөнәре буенча иң яхшыларны 50 мең, ә аеруча танылучы белгечләрне 100 мең сум премия белән билгеләп үтмәкче. Бу хакта күңелле хәбәрне Яңа ел алдыннан үткәрелгән корпоратив кичәдә, мәҗлестә җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәров җиткерде. Ә ул әйткән сүзендә тора белә. Бүген үзәк ашханәгә җыелып, 2015...
-
Чирмешән больницасына янгын сүндерүчеләр килде
Район үзәк больницасында янгын килеп чыкты. Авыруларны һәм персоналны вакытында бинадан чыгардылар. Янгын сүндерүчеләр тиз генә килеп җитеп, утны сүндерделәр. Соңгы елларда социаль объектларда янгыннар еш кабатлана. Шундый бәла - казаларга юл куймау максатында мондый учрежденияләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр үткәрелә. 23 декабрьдә шундый өйрәнү район үзәк больницасында үтте....