25 май 2015 яңалыклары
-
Югары Кәминкәдә яшәүче Ясәви Шәмсетдинов тагын бер китап чыгарды
Югары Кәминкәдә яшәүче бу якташыбыз китап арты китап чыгара. 42 ел стажлы, 66 яшьлек ветеран инде күптәннән тарих белән кызыксына икән. Ясәви Гафурҗан улы бүген Югары Кәминкә авыл мәдәният йортына бик күп кунаклар җыйды. Моңа, болай җыелуга сәбәп бар: нәшриятта "Хәтер җепләре" исемле китап басылып чыккан. Ул Югары Кәминкә, Ибрай...
-
Ясәви Шәмсетдиновның китабын тәкъдим итү кичәсе ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
1 нче Чирмешән мәктәбендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Чирмешәнлеләр хезмәткә һәм оборонага әзер
Узган атнада районда 250 кеше ГТО нормаларын тапшырды. Стадионда оештырылган бу чара барышында оешмалар вәкилләре турникта тартылдылар, гер күтәрделәр, төрле дистанцияләргә йөгерделәр, спортның башка кайбер төрләре буенча да физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Быел ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер) нормалары сынау рәвешендә тапшырылды. Киләсе елдан башлап, аның өчен значоклар да бирәчәкләр. Билгеле,...
-
Чирмешәндә узган “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәменә Самарадан да килделәр
Чирмешәндә инде дүртенче тапкыр узган "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә Самара өлкәсеннән килгән кунаклар - Денис һәм Әбдеки авыллары гармунчылары үзенә күрә мастер-класс күрсәттеләр дип була. Безгә беренче генә тапкыр килгән күршеләр бәйрәмнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрделәр. Барысы да дәртләнеп, көйне тоеп уйныйлар. Аларның гармуннары да аерым, матур тавышлы. Зур осталар эшләп биргән,...
-
Чирмешәндә “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәме узды ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 18 май көнне Иске Үтәмеш авылында Самат Мингуловның өе янган, утта йортның хуҗасы һәлак булган. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 18нән 23 майга кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 32 гариза һәм хәбәр кергән. 22 майга каршы төндә билгесез кешеләр "Гриц" ҖЧҖ скважинасы территориясеннән ике...