25 апрель 2020 яңалыклары
-
Игътибар! Сәхәр белән ястү вакыты үзгәрә (таблицада сәхәр һәм ифтар вакытлары күрсәтелгән)
Рамазан аенда намаз вакытлары белән кызыксынучылар арта. Чөнки ураза тотучылар елдан-ел арта, ә андыйларга бигрәк тә сәхәр белән ифтар вакытлары мөһим. Шуңа күрә ураза тотучыларга агымдагы елның 4нче маеннан сәхәр һәм ястү намазы вакыты үзгәрүен хәбәр итәбез. Аерма ике һәм бер сәгатькә якын. Ни өчен намаз вакыты шулай кискен үзгәрә? Моңа аптырап, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр һаман да кимеми. Бу хакта намаз вакытларын төгәлрәк төзәттерүгә өлеш кертүчеләрнең берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр Шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВтан сораштык.
-
Мордовиядә «Җиңү көне» җырын рус, мокша һәм эрзә телендә башкардылар
Идел буе федераль округында җыр марафоны старт алды, анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган җырны туган телләрендә башкарачак.
-
“Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан”га юньрәк бәядән язылып калыгыз
Елның икенче яртысында алдыру өчен, 345 гаилә район газетасына язылып та куйды.
-
“Зөләйха күзләрен ача” фильмын чирмешәнлеләр ничек кабул итте?
Россия 1 телеканалында күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” сериалы тамашачыларда төрле фикерләр уятты. Берәүләр әлеге сериалга югары бәя бирсә, икенчеләр аны татар милләтен, илебезнең үткәнен кимсетү, татарларны начар яктан таныту чарасы дип тапты. Ә сезнең әлеге сериалга карашыгыз нинди?
-
Ничек ураза тотарга: догалары, кагыйдәләре
Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 көн, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
-
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты карантинга ябыла
27 апрельдән башлап, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорты эш режимын үзгәртә, республикадагы башка андый учреждениеләр кебек, карантинга ябыла. Бу коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен кирәк.