Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты карантинга ябыла
27 апрельдән башлап, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорты эш режимын үзгәртә, республикадагы башка андый учреждениеләр кебек, карантинга ябыла. Бу коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен кирәк.
-Атна башыннан 14 көнлек эш режимына күчәбез. Беренче сменада -12, икенчесендә 11 кеше хезмәт күрсәтәчәк, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. -Бер айга җитәрлек азык запасы тупладык, эшчеләргә, монда торып эшләү, яшәү өчен шартлар булдырдык. Ике атнадан соң смена алшыначак. Ул күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Бу чорда оешмага беркем дә кертелми.
Йорт-интернатта 63 өлкән кеше яши, аларга 38 кеше хезмәт күрсәтә. Карантин чорында кайберәүләр өйдән торып (удаленка) эшләячәк, ялга-отпускага китүчеләр һәм хезмәт хакларының өчтән ике өлеше сакланып өйдә калучылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев