Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Игътибар! Сәхәр белән ястү вакыты үзгәрә (таблицада сәхәр һәм ифтар вакытлары күрсәтелгән)

Рамазан аенда намаз вакытлары белән кызыксынучылар арта. Чөнки ураза тотучылар елдан-ел арта, ә андыйларга бигрәк тә сәхәр белән ифтар вакытлары мөһим. Шуңа күрә ураза тотучыларга агымдагы елның 4нче маеннан сәхәр һәм ястү намазы вакыты үзгәрүен хәбәр итәбез. Аерма ике һәм бер сәгатькә якын. Ни өчен намаз вакыты шулай кискен үзгәрә? Моңа аптырап, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр һаман да кимеми. Бу хакта намаз вакытларын төгәлрәк төзәттерүгә өлеш кертүчеләрнең берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр Шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВтан сораштык.

НИ ӨЧЕН БЕЗДӘ МАЙДА НАМАЗ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРӘ?

Бу безнең төбәк үзенчәлеге. Май ае җиткәч, ястү вакытындагы шәфәкъ һәм иртәнге вакыттагы таң аклыгы кушыла. Шул сәбәпле ястү һәм иртәнге намазларның кайчан кергәнлеген төгәл билгеләп булмый. Шуның өчен бу мәсьәлә күтәрелә дә. Ул элеккеге галимнәр тарафыннан да тикшерелгән, хәтта мөселман илләрендә яшәүче галимнәргә, сораулар биреп, бездән хатлар да язганнар, күп китапларда «Болгар җирендә ястү намазы ничек укыла» дигән сорау яктыртылган. Хәтта ястү намазы кермәгәч, аны укымаска дигән фикер дә яшәгән. Моның дөрес түгеллеген безнең татар-мөселман галимнәре, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани «Назурател хак», Габденнасыйр Курсави «Әл-иршад әл гыйбадәт» китапларында, шулай ук Муса Бигиев һәм башкалар, билгеләре күрелмәсә дә, биш вакыт укылырга тиеш, дип аңлаткан. Революциягә кадәр басылган календарьларга карасак, анда май аена җиткәч, иртәнге һәм ястү намаз вакыты бөтенләй күрсәтелмәгән – бушлык. Вакыты керми, дип язылган. Моны төрле мәхәллә үзенчә хәл иткәндер, дип уйлыйм, ул вакытта мәчет имамнары казый булып та саналган. Хәзер Голәмәләр Шурасы тарафыннан намаз вакытлары тикшерелде, расланды һәм 2014нче елдан гамәлдә.

Галимнәр фикеренчә, берәр төбәктә шәфәкъ һәм таңны билгеләү мөмкин булмаганда, бу табигать күренешләре күренә торган иң якын урын алына. Безнең өчен ул – Әстерхан һәм 5нче майда бездә аклык тоташкач, намазны Әстерхан вакыты белән укый башлыйбыз. Әлеге килешү нигезендә, ястү намазы вакыты кояш баеганнан соң бер сәгать ярым узгач керә, ә иртәнге намаз вакыты кояш чыгарга ике сәгать кала керә. Әле апрель ахырына кадәр бездәге намаз вакыты кояш йөреше, астрономик хисап белән исәпләнелә, ә май башында үзгәреш башлана һәм якынча 8нче август тирәсенә кадәр дәвам итә. Мәсәлән, Казан өчен 5нче майдан үзгәрә башлый. Бу бидгать тә, яңалык та түгел. Мәшәкате, авырлыгы булыр, мөгаен. Монда бары тик игътибарлы булу гына сорала. Белгечләрнең уртак килешүе белән бу фикер дөрес дип табылды, шуңа күрә мөселманнарны аңа иярергә чакырам. Кыямәт көнендә җавап бирә торган әйберне, ягъни намазның вакытларын билгеләүне Диния нәзарәте үз өстенә алган икән, халыкның бу әйбергә таянырга хакы бар.

Әлеге материалның тулы варианты https://beznen.ru/basma/2020-16/igtibar-seher-hem-iftar-vakiti-uzgere/ ссылкасы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев