Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

“Зөләйха күзләрен ача” фильмын чирмешәнлеләр ничек кабул итте?

Россия 1 телеканалында күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” сериалы тамашачыларда төрле фикерләр уятты. Берәүләр әлеге сериалга югары бәя бирсә, икенчеләр аны татар милләтен, илебезнең үткәнен кимсетү, татарларны начар яктан таныту чарасы дип тапты. Ә сезнең әлеге сериалга карашыгыз нинди?

Рәмилә Абдуллина (Түбән Чегодай): - Сериалны яратып карадым, яхшы төшерелгән, рольләр актерларга туры килеп тора. Фильм тирәсендә купкан гауга белән килешмим. Минемчә, монда совет властенә һәм татар халкына каршы фикер юк. Бик кызганыч вакыйгалар күрсәтелә.

Миләүшә Латыйпова (Чирмешән): - Фильмны карамадым, ләкин сериал зур шау-шу кузгаткач, ул миндә дә кызыксыну уятты,  карарга исәбем бар. Китабы да яхшы язылган диләр, мактыйлар, аны да укырмын дип торам.

Ольга Долгополова (Чирмешән): - Мин ул фильмны башыннан ук күрә алмадым, кайбер серияләрен генә карадым. Фильм башлангандагы татарча җыр ошады, тик мин кино барышында да татар сөйләмен ишетергә теләгән идем.

Фирдәвес Галиева (Урманасты Үтәмеш): - Китап чыгу белән аны укырга тотындым, тик яртысыннан да уза алмадым. Мин аны кабул итә алмадым, чөнки анда татар халкына хас булмаган гореф-гадәтләр тасвирлана. Шуның өчен фильмын карау теләге дә тумады, шулай да өзекләрен карарга туры килде. Ясалмалык көчле, фильм буенча да фикерем шундый. Тик төрле кешенең фикере дә төрле, күп кенә укытучыларның бу китапны бик яратып укуларын беләм.

Әминә Галимова (Иске Үтәмеш): - Сериал начар түгел. Тарих белән кызыксынган кешегә карарга була. Мин үзем башка юнәлештәге киноларга өстенлек бирәм, шуңа “Зөләйха күзләрен ача”ны аңлау авыр, күрсәтелгән хәлләр кызганыч булып тоелды.

Евдокия Васильева (Чирмешән): - Әсәрне укып чыктым, бик ошады. Телевизордан сериалны карарга өлгермәдем. Буш вакыт булганда Интернет аша карарга телим.

Альбина Мингалиева (Чирмешән): - Миңа сериал ошады. Авторның әйтәсе фикерләре аңлашылырлык итеп күрсәтелгән. Һәр нәрсәгә кешенең үз карашы. Әлеге сериалмы, башкасымы, канәгать булмаучылар, тәнкыйтъләүчеләр гел табылып тора. Бүгенге көндә барысына да яраклы булган әйбер җитештерү, кино төшерү бик авыр мәсьәлә.

Гөлгенә Харисова (Чирмешән): - Сериалда татар хатын-кызы образы яхшы тасвирланган. Шуның кадәр изелеп тә, ирексез булып та, яшәү көчен югалтмаган, кыю, нык, тәвәккәл хатын-кызлар миндә соклану хисләре уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев