24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә почтага керү җиңеләйде
Район почта элемтәсе бүлекчәсенә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен дә юл ачыла. Биредә Казаннан килгән осталар инвалид коляскасында бина эченә үтү өчен пандус урнаштырып, ишекне киңәйттеләр. Мөмкинлеге чикле кешеләр чакыру кнопкасыннан да файдалана ала, ә начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен брайль шрифты белән эшләү тәртибе турында язылган. Хезмәт күрсәтү залында да...
-
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арта
2017 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,1 процентка артачак. Бәяләр 1 июльдән үсә башлау көтелә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту белән беррәттән, стипендияләрнең дә артуы да көтелә.
-
Кызыл Чишмәдә бер хуҗалыктан агач койма югалган
01 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, үткән атнада да район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Яңа Элмәледә бер хатын-кыз чит ил гражданнарының үзе яшәгән урын буенча фиктив рәвештә теркәгән. Бу закон бозу булып санала. Кызыл Чишмәдәге бер...
-
Чирмешәндә Сәүбан Мотаһиров истәлегенә багышланган шахмат турниры узды
-
Чирмешәндә Сәүбан Мотаһировка сәләтле алмаш үсә
Чирмешәндә шахматчылар көч сынашты. Монысында ирләр арасында төп бүләкләрне Ульяновкадан Петр Иванов алып китте. Соңгы партиядә ул районның иң көчле шахматчыларыннан берсе - Утыз Имәннән Самат Ризвановны да отты. - Ризвановны өч ел рәттән җиңә алганым юк иде, - ди Ульяновка мәктәбендә физикадан укытучы Петр Сергеевич. - Турнирга әзерләнеп тә...
-
Чирмешәнлеләрнең зары игътибарсыз калмый
Сосновка авылында яшәүчеләрдән октябрь аенда "Халык контроле"нә хат кергән. Биредә яшәүчеләр Интернетның начар эшләвенә зар белдерә. Хат буенча урынга барып тикшергәннәр, факт расланмаган. "Халык контроле" порталы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 129 хат кергән, алар игътибарсыз калмаган. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә халык юллар начар булу, яктырткычлар җитмәү хакында зарланып язалар. Больницада...