24 март 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Балалар икенче планда булмаска тиеш
Ниндидер һөнәр үзләштерү түгел, урта белем турында аттестаты да булмаган егетләр үзләренең алдагы тормышларын ничек күз алдына китерә икән? Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң шундый сорау туды. Нишләптер, соңгы вакытта укырга, һөнәр үзләштерергә теләмәүче яшүсмерләр күбәеп китте. Нурлат аграр техникумы филиалында 2нче курста һөнәр үзләштерүче Югары Кармалка...
-
Бәркәтәлеләр авыл фельдшерыннан уңдык, диләр
Быел кышын халыкка әллә нинди генә усал грипп бәйләнде. Үзем дә озак кына уколлар алып йөрдем. Исәнлек бик кадерле, әле ярый авыл халкы фельдшерыбыз Илсөярдән бик уңды. Кайчан карама, ул медицина тартмасын тотып, авырулар янына ашыга, чакырсалар, сәгате-минуты белән килеп җитә. Барысын да йөреп узарга авыл да бик зур, әмма...
-
Чирмешәнлеләр хаҗга җыена
Быел Чирмешән, Кармыш, Керкәле, Югары Чегодай, Түбән Кәминкә авылларыннан шактый, егермеләп кеше хаҗ сәфәренә барырга җыена. Август аенда булачак изге сәфәргә инде акча түләп куючылар да бар.
-
Чаллы «бәби тартмасы»нда калдырылган кыз баланы гаиләгә алганнар
Канун нигезендә яңа әти-әни баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала. (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Чаллы «бәби тартмасы»нда (бэби-бокс) калдырылган кыз бала гаиләле булды. Бу хакта шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сүзләренә сылтама белән «Челнинские известия» җиткерә. Маша исеме бирелгән кызны гаиләгә алганнар. Гернер әйтүенчә, Чаллыдан һәм...