24 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
“Катса катсын, тагын берне табармын, озак түгел бит!”
“Сабый бала тәрәзәдән җиргә егылып төште!” дигән хәбәрне алгач, ашыгыч ярдәм санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Табибларны кулына күкрәк баласы тоткан һәм җиде яшьләрдәге малаен иярткән исерек хатын каршы ала. Табиб Рәмис Мостафинга: “Кызчыкны икенче каттагы тәрәзәдән язылышмагын ирем ташлады”, – дип сөйләнә ул.
-
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
-
Чирмешән полиция бүлекчәсенә эшчәнлеген яхшыртырга кирәк
Район полиция бүлекчәсендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә үтте. Эшләренең төп күрсәткече – район территориясендә җинаятьчелек очракларының кимүе.
-
Нурлатта татар халкының үсеш стратегиясе турында сөйләштеләр
Татар теле һәм татар халкы өчен җан атучы милләттәшләр Нурлат шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының зона пленар киңәшмәсенә җыелдылар, татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.
-
Чирмешән районының Лашман авылында Исхакый рухы яши
Чирмешән районының Лашман авылында Исхакыйлар нәселе яшәү – тарихта билгеле факт, чөнки Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт нәкъ менә шушы авылда туып-үскән. Ә менә шушы данлыклы нәселнең дәвамчысы, шул чорларның һәм вакыйгаларның тере шаһиты булган кешенең бүгенге көндә дә Лашманда яшәп ятуы – ул инде минем өчен дә тарихи ачыш иде.
-
Сосновкада яшәүче Антонина Горбатованы җитәкчеләр дә котлады
Сосновкада Горбатовлар әниләренең 90 яшьлек юбилеена туган нигезләренә җыелды.
-
Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри
“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.
-
Чирмешән больницасына - Минсәгыйть Шакировтан бүләк
Арабызда игелекле, юмарт кешеләр күп ул. Озак еллар районыбызны җитәкләгән, шунда гомер иткән якташыбыз Минсәгыйть Шакиров үзәк больницабызга зур бүләк ясады – 100 әр данә бокал, тәлинкә һәм кашыклар алып бирде.