Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының Лашман авылында Исхакый рухы яши

    Чирмешән районының Лашман авылында Исхакыйлар нәселе яшәү – тарихта билгеле факт, чөнки Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт нәкъ менә шушы авылда туып-үскән. Ә менә шушы данлыклы нәселнең дәвамчысы, шул чорларның һәм вакыйгаларның тере шаһиты булган кешенең бүгенге көндә дә Лашманда яшәп ятуы – ул инде минем өчен дә тарихи ачыш иде.

    Тәлгать абый Исхаковны мин беренче тапкыр быел март башында, Чистай районының Яуширмә авылында, Гаяз Исхакыйның 140 еллык юбилей тантанасында күрдем. Аңа бик соң гына, инде ярты зал таралып беткәч сүз бирделәр, сәхнәгә Гаяз Исхакый кебек нык бәдәнле, йөз-кыяфәте дә аңа охшаган авыл агае күтәрелде. Ул күп сөйләмәде, Гаяз Исхакыйның атасы Гыйләҗетдин хәзрәт белән үзенең бабасы Лотфулла хәзрәтнең бертуганнар икәнен әйтте, ә әтисе Касыйм мулланы 1938 елда, Һади Атласилар белән бергә атып үтергәннәр...
    Тәлгать абый бу сүзләрне әйтүгә, күз алларым караңгыланып китте... Безне язмыш үзе очраштырган иде. Әйе, 1938 елның 15 февралендә, танылган татар тарихчысы Һади Атласи белән бергә атып үтерелгән тугыз кешелек төркемдә Лашман мулласы Касыйм Исхаков та булган. Атласиларның гаилә архивында мин аның бердәнбер фотосын да күрдем, каты кыйналудан чигәсенә кан оешкан Касыйм мулла фотосын “Җинаять эше”нән күчереп алганнар. Һәм Яуширмә сәхнәсендә әйтерсең лә аның улы түгел, Касыйм хәзрәт үзе басып тора иде... Тәлгать абый залга төшүгә, мин аның янына йөгереп килдем, үземнең Һади Атласи турында документаль китап язуымны әйттем, анда Касыйм Исхаков турында да мәгълүмат бар, дидем. Әмма бу хәлләр аяк өсте генә сөйләшә торган сүзләр түгел иде, Тәлгать абый белән тагы очрашырга килешеп, без аерылыштык. 

    Әмма икенче очрашуыбыз чана юллары төшкәч, декабрь башында гына булды, аңынчы мин бу темага үземдә булган өстәмә материалларны өйрәнә тордым. Әйе, Тәлгать абый милләткә ике яктан да кадерле иде – Гаяз Исхакыйның якын туганы булганы өчен дә, хаксызга атып үтерелгән авыл мулласының улы булганы өчен дә... Әмма ул тыйнак һәм сак кеше буларак, үзе һәм нәселе турында артык шауларга яратмаган кебек, теге авыр елларның да шаукымы калгандыр инде. Алай да мин аның турында эскәк белән чүпләп диярлек материал таба алдым. Наилә Потееваның 2015 елда Ульяновскида басылып чыккан “Чал тарихлы Яуширмә” китабында Исхакыйлар нәселе турында да, Тәлгать абыйның үзе хакында да шактый мәгълүмат бар. Шулай ук бу китапка Тәлгать Исхаковның “Безнең Чирмешән” газетасында моннан егерме ел элек басылып чыккан “Безнең нәселне озак эзәрлекләделәр” дигән мәкаләсе дә урнаштырылган. Аннан күренгәнчә, Тәлгать Исхаков 1993 елда Казанда Гаяз Исхакыйның 115 еллык юбилеенда да катнашкан икән.

    “Юбилейга багышлап фәнни конференция үткәрелде, - дип яза ул. – Анда күренекле галимнәр М.Хәсәнов, И.Таһиров, М.Зәкиев, Ф.Мусин, Х.Миңнуллин һәм башкалар докладлар белән чыктылар. Аларның чыгышлары әдипнең узган тормыш юлын, иҗатын шактый ук тулы күзалларга мөмкинлек бирде. Сер түгел, соңга чаклы аның язмышы турында күпләр белми, белергә дә мөмкин түгел иде. Гаяз Исхакыйны күп еллар буе халык дошманы дип санап килделәр. Гаиләдә һәм туганнар арасында аның турында кычкырып сөйләргә ярамады. Безгә моның җиле кагылмаса да, ишетеп белүемчә, әтине “син эмигрант язучының туганнан туган энесе” дип гаепләгәннәр, үзенә тыныч кына яшәргә ирек бирмәгәннәр. Әйтергә кирәк, Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт минем Лотфулла бабам белән бертуган. Ул Лашман авылында Исхак мулла гаиләсендә туа. Гыйлем иясе буларак, Гыйләҗетдинне мулла итеп Чистай районының Яуширмә авылына җибәрәләр, ә энесе Лотфулла Лашманда 40 еллап мулла була. Лотфулла улы минем әтием Касыйм да 1914-37 елларда Лашман авылында муллалык итә. Репрессия елларында нахакка гаепләнеп корбан булды. Ул вакыта мин 6 айлык кына булганмын. Шулай итеп, “әти” дип бер мәртәбә дә әйтергә өлгерми сабый көенә ятим калганмын.” (Тәлгать Исхаков. Безнең нәселне озак эзәрлекләделәр / Чал тарихлы Яуширмә. – Ульяновск, 2015, 103-104 бб.)

    Әйе, Касыйм хәзрәт совет власте өчен ике яклап та “куркыныч” кеше була – беренчедән, борынгы муллалар нәселеннән, икенчедән, Гаяз Исхакыйның якын туганы. Атып үтерү өчен шушы җиткән. Әйе, чыннан да, Исхакыйлар нәселе элек-электән бөтен тирә-якка ислам нуры, мәгърифәт тарата. Тарихчы Илдус Габдуллин 1834 елгы ревизия материалларына таянып, Гаяз Исхакыйның бабасы Исхак Мөхәммәтшәриповның 1807 елда Түбән Абдулда тууын исбатлый, 1851 елда ул күрше Лашман авылында имам булып тора. Аның улы – Гыйләҗетдин, Гыйләҗетдиннең улы – Мөхәммәтгаяз Исхаков. Бу борынгы мишәр морзалары нәселе Түбән Абдулга 18 гасыр урталарында хәзерге Буа районының Яңа Суыксу авылыннан күчкән булалар, ул чагында Измайловлар фамилиясен йөртәләр.

    “До настоящего времени многие жители Лашманки связаны брачными и родственными узами с жителями Нижнего Абдулова и Старого Багряж-Елхова, - дип яза ул. – Фамилия Исхаковых зафиксированы среди мулл Лашманки в начале XX в. При 1-й соборной мечети, построенный в 1876 г., служили имам-хатыб Ахметкасым Лутфуллин сын Исхаков (1890 года рождения) и муэдзин Зигангир Исхаков (1866 года рождения). Их отцом являлся имам-хатыб лашманкинского «богомольного дома» Исхак Мухаметшарипов, утвержденный в должности по указу Оренбургского губернского правления от 14 марта 1851 г. Указана и его сословная принадлежность – «из служилых татар». (Илдус Габдуллин. Әсгать, Миләүшә Закировлар. Түбән Абдул. – Казан, 2018, стр.126.) 

    Әлбәттә, Лашманда аңа кадәр дә мәчет була, әмма авылның икенче башында көчләп чукындырылган татарлар яшәгәнгә күрә, манаралы мәчет салырга рөхсәт бирмәгән булырга тиешләр, ул “гыйбадәтханә” дип кенә аталган. Моңа Әлмәт-Чирмешән төбәгендәге мәчетләр тарихын өйрәнүче Дамир Таҗи да игътибар иткән. “Димәк, әле бу чорда Лашманда гыйбадәт кылу йорты булса да, манара торгызылмаган булган, шуның өчен ул документта “богомольный” дип атала һәм Әмир мәчетенә карый булып санала. Исхак хәзрәт зур мәдрәсәдә төпле белем алып, мулла булырга имтихан тоткан, Түбән Абдул авылы мулласы Мөхәммәтшәриф мулла малае булган. Ул яшәгән чорда гыйбадәтханәнең манарасы торгызылган, ләкин әле мәчетнең башы да, манара ян-яклары да кабык белән ябылган, кадакланган була.” (Дамир Таҗи. “Әлмәт – тарихи мәчетләр төбәге”. Кулъязма хезмәт, 212 бит.) Ә революциягә хәтле Лашманда өч мәчет һәм мәктәп-мәдрәсә булганлыгы билгеле.

    Шулай итеп, Исхакыйларның нәсел башында Исхак хәзрәт тора, әмма Лашманда бу нәселдән Лотфуллиннар фамилиясен йөртүчеләр дә бар. Лотфулла хәзрәтнең кабере Лашман авылы зиратында, аны Тәлгать абый һәм аның балалары карап торалар. Тәлгать абыйның әйтүенчә, кызлары Резеда 1996 елны, әле Казан дәүләт университетында укыганда, Истанбул зиратында Гаяз Исхакый каберен эзләп таба, дин әһелләреннән Коръән укыта. Гаяз Исхакый кабереннән алган туфракны Лашманда Лотфулла хәзрәт каберенә алып кайтып салалар. Ә Әхмәткасыйм – Касыйм мулла Исхаковның кабере билгесез, Лашман авылы уртасындагы мәчет аның исемен йөртә... Касыйм мулла турында мәгълүмат әллә ни күп түгел, булган кадәреннән шулар билгеле булды:
    Әхмәткасыйм 1890 елны Лашман авылы мулласы Лотфулла хәзрәт һәм Мәрхәбә абыстай гаиләсендә беренче бала булып туа, аннан соң тагы Фахразый, Камил, Якутелҗиһан исемле туганнары дөньяга килә. Ул башта Чистай мәдрәсәсендә, аннан Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төпле белем ала. Казанда укыганда ул милли-мәдәни тормышның үзәгендә кайный, Тәлгать абый язганча, “Фатих Әмирханны, Габдулла Тукайны күреп белә, Гаяз Исхакый белән очрашкалый. Исәбе Казанда калу була. Ләкин 1914 елда Лотфулла мулла үлгәч, авыл халкы имза җыеп, дини нәзарият аша, аны авылга мулла итеп кайтарта. Дин белеме белән бергә фән нигезләрен: математика, география укыта. Күренекле тарихчы Һади Атласи белән ерак кына баҗалар булалар.” Төбәк тарихын өйрәнүче Дамир Таҗиның язуынча, “1913 елда сөргеннән кайткан Гаяз Исхакый Лашманга туганнарын күрергә килгәч, монда алар Һ.Атласи белән очрашалар”.

    Әйе, Касыйм мулла тарихчы Һади Атласи белән дә якын дуслар була, алар бергәләп мәдрәсәләр өчен программалар да төзиләр. Инде әйткәнебезчә, алар хатыннары ягыннан ерак баҗайлар да була әле. Ягъни, Касыйм мулла Елховой-Түбән Абдул авылының бай сәүдәгәре Хәйретдин кызы Саҗидәгә өйләнә. 1938 елны бергә атып үтерелгән Габделбарый Фаттахов белән алар баҗайлар була. Һади Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай һәм Рәшит Яруллинның хатыны Зәйнәп абыстай шушы Габделбарый белән бертуганнар. Атып үтерелүчеләр исемлегендә Барый хәзрәтнең 28 яшьлек улы Зәкәрия дә була. Күрәсез, аларны бөтен нәселләре белән юк итәргә алыналар, тик, бер мәкальдә әйтелгәнчә, «алар безне таптый-таптый күмделәр, ләкин орлык икәнебезне оныттылар, без бөтен дөнья буйлап шытып чыктык...”

    Әмма ул “шытып чыгуга” кадәр әле күп вакытлар үтәр, күп корбаннар бирелер, күп гомерләр өзелер, күп газаплар күрелер... Әйе, октябрь инкыйлабы милләтнең астын өскә әйләндереп каплый – түбәннәр, наданнар, адәм башларына баса-баса, югарыга үрмәли, акыл ияләренең башлары аска тәгәри... Дингә, милли зыялыларга коточкыч һөҗүм башлана, аларны, дошман сыйныф буларак, юк итү максаты куела. Шушы куркыныч эзәрлекләүләргә карамастан, Касыйм хәзрәт революциядән соң да муллалыгын ташламый, мәчеттә эшләвен, балалар укытуын дәвам итә. Ләкин 1929 елларда Һади Атласи, Рәшит Яруллин кулга алынгач, ул Урта Азия якларына качып карый. Әмма авылда инде гаиләсен дә эзәрлекли башлауларын ишетеп, кире кайтырга мәҗбүр була. Дамир Таҗиның язуынча, Касыйм хәзрәт берара Әшәлче авылы янындагы сөргенгә сөрелүче “лишуннар” тавында качып ята, әмма аннан чыгарга мәҗбүр була, чөнки гаиләсенең дә “бу зәхмәтне күрүен теләми”. 

    Шулай итеп, аны 1931 елның 5 гыйнварында беренче тапкыр кулга алалар һәм “милли-дини кулаклар оешмасында торган”, дип, 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Хөкем карары гаилә әгъзаларына карата да бик кырыс була – хәзрәтнең бөтен мал-мөлкәтен, яшәгән йортын, абзардагы мал-туарына кадәр тартып алырга, конфискацияләргә, Саҗидә абыстайны алты кызы белән урамга куып чыгарырга! Аларны да алга таба сөргенгә сөрергә уйлыйлар, халыкка каты кисәтү ясала – беркем дә мулла гаиләсен үзенә кертмәсен, югыйсә, башлары Себер китәчәк! Урамда кышның зәмһәрир суыгы, күшегеп басып торган мулла балалары, йөзе ак кардай агарган абыстай... Монда төнгә калсалар, алар барысы да өшеп үләчәк. Һәм каршы күршеләре Шәрифулла карт, “Атсагыз атыгыз, ассагыз асыгыз, мин аларны карап торып катырып үтерә алмыйм”, дип, мулла гаиләсен үзләренә алып кереп китә, кышны алар башта аның кечкенә өендә, аннан мунчасында чыгалар, аннан читәннән үргән кәҗә абзарына урнашалар.
    Гаилә бәхетенә, Касыйм хәзрәт беренче сөргенненән тиз кайта, 1933 елда ул инде Лашманда була. Авыл халкы җыелып, аңа мунча бурасыннан өй күтәреп бирә, Касыйм хәзрәтне 1926 елда ачылган урта мәхәлләнең яңа мәчетенә имам итеп сайлап куялар. Ул кара елларның тагы бер яктылыгы – 1936 елның 7 июлендә гаиләдә алты кыздан соң бер малай дөньяга килә, аңа Касыйм хәзрәт үзе Тәлгать дип исем куша. Җиденче балага хөкүмәт пособие-акчаны да мулдан бирә - бүгенге нигездән җир алып, шул акчага йорт салып керәләр, моңа авыл халкы, мәхәллә картлары да нык булыша. Әмма бу бәхет озакка бармый – 1936 елның июлендә Һади Атласины кулга алалар һәм аның белән аралашкан бөтен кешеләрне дә эзәрлекләүләр, тикшерүләр, кулга алулар башлана. 

    Халык арасында “Милләтчеләр”, “Укытучылар” яки “Атласовчылар-Атласовщина” дип атап йөртелгән 2242 номерлы бу җинаять эше бөтен Татарстанны тетрәтә. 1936-1937 елларда Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кулга алына, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 “кулак-сәүдәгәр” була. Күпчелеге укытучылардан торган бу төркемнең башлыгы итеп танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы-публицист, мөгаллим Һади Атласи “билгеләнә”. Кулга алынучылар арасында Лашман авылы мулласы Касыйм хәзрәт Исхаков та була, аны өстәмә рәвештә “Чит илгә качкан, аннан торып советларга каршы эшләп яткан Гаяз Исхакый белән хат алышуда, имеш, аннан контрреволюцион күрсәтмәләр алуда” да гаеплиләр.

    Реклама

    Балаларының искә алуларыннан күренгәнчә, 1937 елның салкын иртәсендә Касыйм хәзрәт мәчеттән үзе генә кайтмый, аңа ияреп кораллы дүрт ир дә өйгә килеп керә. Алар өйнең астын-өскә китереп тентиләр, алырдай бөтен нәрсәне, бигрәк тә китапларны һәм хатларны, фотоларны алалар, хәтта балаларны да мәктәпкә җибәрмиләр. Касыйм хәзрәт үзен алып китәселәрен белә, кулындагы сәгатен салып, хатынына бирә. Саҗидә абыстай да ирен алып китәселәрен сизенә, калтыранган тавыш белән, “Синнән башка без нишләрбез?” ди. Касыйм хәзрәт аңа “Үзеңне кулга ал, Саҗидә, Аллаһ нәрсә язган – шул булыр...” дип җавап бирә. Урамга чыккач, хатыны һәм балалары ягына борылып карап, “Балаларны укытырга тырыш, Саҗидә!”, ди, бу аның алар ишеткән соңгы сүзләре була...

    1937 елның 23-28 октябрендә Казан шәһәрендә шушы төркемнән 24 кешегә суд була, Хәрби трибунал 9 татарны атып үтерергә, дип хөкем карары чыгара, Касыйм хәзрәт Исхаков та шулар арасында була. Калганнарын төрле елларга төрмәгә ябалар, аларның күпчелеге шунда үлеп кала... 1938 елның 15 февралендә хөкем карары тормышка ашырыла – “Бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән” 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фаттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938.

    “Әтине кулга алгач, безнең гаиләне өйдән куып чыгаралар, безгә бер кат киемнән башка берни дә бирмиләр, - дип искә ала бу көннәрне Тәлгать абый. - Әтинең барлык китапларын, фоторәсемнәрен, язмаларын яндыралар. Шулай итеп, бездә элеккеге бернинди фоторәсемнәр дә, китаплар да калмый. Әтинең фотосын да берничә ел элек КГБ архивыннан табып бирделәр. Ул бер генә.” (Тәлгать Исхаков. Безнең нәселне озак эзәрлекләделәр/Чал тарихлы Яуширмә. – Ульяновск, 2015, 104 бит.)

    Авыл халкының да төрлесе була – кемдер, мулла гаиләсе ачтан үлмәсен, дип, төннәрен булса да аларның бакча башларына бәрәңгесен, азык-төлеген куеп китә. Кемнәрдер исә, авыл клубында узган җыелышларда ярсый-ярсый, “Исхаковларның тамырын корытабыз!” дип зәһәрен чәчә... Аналарына сыенып утырган мулла балалары ул чакта башларын да күтәрә алмагандыр...

    Саҗидә абыстайның сабырлыгы һәм тырышлыгы, кылган догалары балаларын барыбер олы юлга алып чыга – алар барысы да диярлек югары белем алалар һәм ил-милләт алдында шөһрәт казаналар. Олы кызлары Факиһә кияүгә чыгып, авылда кала, Халидә, Гыйффәт, Сәгыйдә, Гакыйлә укытучы булып эшлиләр, Сайбә - табиб, Ленин ордены белән бүләкләнә, ә Тәлгать Касыймов башта Лашманда, аннан район үзәге Чирмешәндә, авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли, “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә лаек була. 
    Озак еллар Лашман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Гакыйлә апа болай сөйләп калдырган: “Әйе, хәзер Исхакый нәселеннән булу горурлык, ә ул вакытта... Казан дәүләт педагогия институтының татар теле факультетында укыйм. Чираттагы дәрес XX башы әдәбияты. Эре-эре адымнар белән укытучы килеп керде. “Чит илдә булып та өреп ята бит!” ди. Мин, әлбәттә, кем турында сүз барганлыгын аңлыйм, кулларыма, аркама каз тәннәре чыга. Исхакый нәсееленнән булуымны белмәсәләр генә ярар иде, дим...”

    Хәзер Тәлгать абый лаеклы ялда, үзенең 4 баласы, 4 оныгы бар, алар Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә яшиләр, әтиләре янына Лашманга атна саен кайтып йөриләр. Тәлгать абый 1966 елда үзе салып чыккан агач өйдә яшәп ята, быел җәй гомер иткән хатыны бакыйлыкка күчкән. Үзе исә, 82 яшьтә булса да, уразасын тота, мәчеткә йөри, авылда абруйлы ил карты булып санала. Әнисе Саҗидә абыстай турында сорыйм, Алланың рәхмәте, ул 97 яшенә җитеп, 1993 елда гына бакыйлыкка күчкән булып чыкты! Нинди авыр чакларда да намазын калдырмаган, тормыштан өметен өзмәгән догалы гомер, балаларына да шуларны өйрәтеп мәңгелеккә күчкән бәхетле Ана... Әйтерсең лә ул 48 яшендә палачлар кулыннан шәһит киткән ире өчен дә яшәгән, 1991 елда авылда аның исемендәге мәчет ачылуын, улының шунда тезләнеп намаз укуын күреп киткән... 
    Тәлгать абыйдан, әтисенең атып үтерелүен кайчан, ничек белүе турында да сорыйм. 1958 елны Касыйм Исхаков репрессия корбаны буларак акланганнан соң, аңа Куйбышев (Самара) шәһәреннән, Идел буе округы Хәрби трибуналыннан бу хакта хәбәр килеп төшә, анда атасының 1938 елда ук гаепсезгә атып үтерелүе турында язылган була. Авылдашларының әйтүе буенча, бу хәбәрне алгач, Тәлгать абый җиргә тәгәрәп елаган, диләр... Соңрак ул үзе дә анда барып, суд эшләре белән таныша. Әтисенең бердәнбер төрмә фотосын да шунда күрә, аннан соратып та алдыра. Мин тагы Атласилар белән бәйле сорау бирәм, аның нәселе белән аралашамы, дип кызыксынам. Юк икән, хәтта кул сузымындагы Бөгелмәдә үткән “Хәтер көне”ндә дә булганы булмаган. Югыйсә, ел саен февраль аенда үтә торган бу чарада Һади Атласи белән бергә атып үтерелгәннәрнең балалары һәм оныклары катнашып килә бит! Тәлгать абый Һади Атласиның улы Угыз абый белән дә таныш булмаган, аралашмаган, югыйсә, анда атасының эше буенча мәхкәмә эшенең тулы күчермәсе бар иде бит! Бәлки аралашмауларының хикмәте дә менә шул күчермәдәдер, чөнки аның кайбер урыннарында хөкем ителүчеләрне бер-берләренә каршы кую күзәтелә. Имеш, Һади Атласи боларга каршы күрсәтмә биргән, калганнар, шул исәптән, Касыйм Исхаков та аңа каршы сөйләгән икән! Әмма болар барысы да Сталин палачларының мәкерле алымнары, аларны исән чакта җиңә, аера алмагач, тарихта булса да бер-берләренә каршы куярга тырышканнар. Ә бит Касыйм Исхаков та, Һади Атласи һәм башкалар да үз гаепләрен танымаганнар, канга батырып кыйналсалар да, сынмаганнар, ахыргача кеше булып калганнар, бу дөньядан дога белән киткәннәр...

    Мин Тәлгать абыйга Һади Атласи турында “Соңгы туранчы” дип аталган китабымны бүләк иттем, анда “Сезнең нәсел күргән җәбер-золымнар өчен милләт исеменнән гафу үтенеп, үткәннәргә-киткәннәргә догада калам!”, дип яздым. Шундый ук китапны авыл китапханәсенә дә тапшырдым, халыкка бу хәлләр турында үзем белгәннәрне сөйләдем. Лашман урта мәктәбендә булган очрашуда да сөйләшүебез шул хакта булды, милләт тарихының фаҗигале якларын, халыкка хезмәт иткән өчен корбан булган бөек шәхесләрнең язмышлары турында балалар белергә тиеш, һичшиксез, белергә тиеш! Хәер, мәктәптә бик бай музей бар, анда Исхакыйлар турында бик күп мәгълүмат тупланган, Касыйм хәзрәт тә туганнан туганы Гаяз Исхакый белән янәшә тора. Мәктәптә 175 бала саф татар телендә белем ала, Касыйм хәзрәт исемендәге мәчеттә һәр җомгада иллеләп кеше намаз укый, мәдрәсә эшли, манарадан һәр намазга азан яңгырап тора...

    Лашманда булганнан соң, Гаяз Исхакыйның да рухы шушында сыену тапкандыр кебек тоелды, чөнки ул, читләргә сатып җибәрелгән Яуширмә белән чагыштырганда, ныклы иманлы, көчле милли рухлы татар авылы булып күренде. Һәм шундый булып калсын да иде! Касыйм хәзрәт исемендәге Лашман мәчетенә кереп, мин дә тезләнеп намаз укыдым, дин-милләт хакына шәһит киткәннәр рухына дога кылдым, авыл халкына бәхетле, иманлы имин тормыш теләдем...

    Файдаланылган хезмәт:

    Абзалова-Сәлманова Роза. Иманлы төбәк җәүһәрләре. – Казан, 2008;
    Бәйрәмова Фәүзия. Соңгы туранчы. – Казан, 2016;
    Габдуллин Илдус, Әсгать, Миләүшә Закировлар. Түбән Абдул. – Казан, 2018,
    Исхаков Тәлгать . Безнең нәселне озак эзәрлекләделәр / Чал тарихлы Яуширмә. – Ульяновск, 2015;
    Потеева Н.Ш. Чал тарихлы Яуширмә. – Ульяновск, 2015;
    Таҗи Дамир. Әлмәт – тарихи мәчетләр төбәге. Кулъязма хезмәт;

    Таҗиев Д.Н., Шәрәпова-Ханова З.Ш. Шау чәчәкле


    Фәүзия Бәйрәмова,
    язучы, тарих фәннәре кандидаты.
    2018 ел, 19 декабрь.

    болынлыкта - Әшәлчем. – Казан, 2017.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: