24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Мәктәп театрлары ярышты
"Сәламәтлек мәктәп театрлары" республика конкурсының район этабында Әккәрәй һәм Күтәмә мәктәпләре укучыларының чыгышлары югары бәя алды. Алар җиңүчеләр дип танылдылар. Бу коллективларның чыгышларының видеоязмалары Казанга, республика конкурсына да җибәрелде. Әлеге бәйге районда сигезенче тапкыр үткәрелгән. Быел унбер мәктәп көч сынашкан. Укучыларның чыгышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән һәм быел Казанда...
-
Күбрәк алачаклар
Агымдагы елның 1 январенә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме безнең районда 7916 сум 88 тиен булган булса, 1 февральдән ул 8439 сум 39 тиенгә җитәчәк. Районда бу төр пенсияне 5567 кеше ала. - 1 февральгә кадәр пенсияләрне түләүгә ай саен 55 миллион 500 мең сум тотылган булса, 6,6 процентка...
-
Төркиядән авылдашлар кайтты
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тәмамланганнан соң, корылтайның ерактан килгән ике делегаты Түбән Кәминкәгә һәм Кармышка кайттылар. Кунаклар - Төркиядә яшәүче, нәсел тамырлары безнең авылга тоташкан кардәшләребез. Фәрһат һәм Бәһзат Акташларның әбисе моннан 100-125 еллар элек, тугыз-унбер яшьләрдә Төркиягә күчеп киткән. Алар үзләрен "Җәгъфәр бабай нәселе балалары", диләр. Фәрһат корылтайга...
-
Бүләккә – машина
Теркәү, кадастр һәм картография дәүләт идарәсенең Чирмешән бүлегенә, 2012нче ел нәтиҗәләре буенча, югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен "Форд-Фокус" машинасы бирделәр. Машина ачкычларын бүлек начальнигы Фәридә Сәйфетдиновага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда тапшырган.
-
Эш сүздә генә калмаячак
Шушы көннәрдә Иске Кади һәм Утыз Имән авылларында да халык җыеннары узды. Аларда муниципаль районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм халыкка хезмәт күрсәтүче кайбер оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты. 2012нче елда, район ярдәме белән, Утыз Имән мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Әмма бу эш әле төгәлләнмәгән. Бинаның эчендә башкарасы эшләр күп. Бөек...