23 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Җәядән ату буенча спорт остасына кандидатларны Чирмешән ягында тәрбиялиләр
«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре Чирмешән районы мәктәпләрендә оештырылган тәрбия эше белән танышты. Табигатьне өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучылар да куп бу якта. Җыр-биюдә дә сынатмыйлар. Ә спортны олысы да, кечесе дә үз иткән. Мәслән, Лашман мәктәбе укучылары Вафин Рәмис белән Нигматова Ләйсән җәядән ату буенча спорт остасына кандидатлар икән. Уз...
-
Чирмешән районында смотр башланды
"Туган як җәүһәрләре"-"Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивалена старт бирелде. Ул апрель аена кадәр дәвам итәчәк,"Бердәмлектә безнең көч!" исеме астында уза һәм районда яшәүче халыклар дуслыгына багышлана. Смотрның беренче концертлары Кармыш һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә булды да. Кадыйр Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: "Бердәм Россия" нең Чирмешән бүлекчәсе...
-
Чирмешән урамнарын кем чистарта?
Тиздән карлы-буранлы кыш та килеп җитәр. Быел Чирмешән урамнарын кем чистартачак? Әлеге сорау уңаеннан без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек. - Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар урамнарын декабрь аенда "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте чистартачак. Ә 1 январьдан соң, кем тендерны ота, шул оешма...
-
Түбән Кәминкәдә каз өмәләре башланды
Түбән Кәминкә авылында күпләп каз асраучылар байтак. Инде каз өмәләре дә уздыра башлаганнар. Миләүшә Хөснуллина, Нәфисә Идиятуллиналарның казларын, өмә ясап, тирә-күрше киленнәре җыелышып йолкыганнар. Гали Мәссаровлар йортында бу кошлар 50ләп үк, суыклар башлану белән, алар йортында да өмәләр узар. Минсылу Закирова да 50 баш каз үстергән, әлегә аларны берәмләп кенә...
-
"Бердәм Россия" нең Чирмешән бүлекчәсе сафларын ныгыта
"Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең егерме өченче конференциясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. -Моңа кадәр барлык авыл җирлекләрендәге башлангыч партия бүлекчәләрендә дә узган җыелышлар җитди мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте, - диде үзенең чыгышында "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров. - Без җирле үзидарә...
-
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына әлегә 2000 карточка тутырылган
"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" район газетасына, 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, әлегә 2000 заказ карточкасы тутырылган. Район почта элемтәсе участогында әйтүләренчә, үткән яртыеллык белән чагыштырганда элемтә бүлекчәләрендә район газетасына, гомумән, матбугат басмаларына язылу темпы югарырак, бу көнгә тиешленең 37 проценты кадәр, ягъни 4530 данә газета-журналга заказ алынган. Быел да бу...