23 июль 2015 яңалыклары
-
Әккәрәйдән Тимофей Трофимов – бабай да, әти дә
Әккәрәйдә яшәүче Тимофей Трофимов ун көн эчендә бабай да, бишенче тапкыр әти дә булган. 7 июль көнне Трофимовларның, Чаллыда гаиләсе белән яшәүче, өлкән кызлары Таня малай таба, ә ун көннән соң әниләре Ларисаның бишенче баласы - кызы Маша туа. Сабыйга исемне әбисе, Ларисаның әнисе хөрмәтенә биргәннәр. 17 июль көнне Маша...
-
Законнар үтәлергә тиеш
Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов яшьләрнең ял итү үзәгенең тамаша залында районның авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде. Игорь Николаевич Идарәнең эшчәнлеге, бурычлары хакында сөйләде, ведомствоның өстенлекле юнәлеш эшләренә тукталды. Сүз уңаеннан, быел июль аенда монополиягә...
-
Югары Кармалкада этләр бозауларны талаган
Югары Кармалка авылындагы терлекчелек фермасында этләр биш баш бозауны талап-үтереп чыкканнар. Әлеге фаҗига узган атнада иртәнге якта булган. Этләр ферма йортындагы дүрт-биш айлык бозауларга һөҗүм итә. Моңа кадәр зур эт көтүенең Туймәт посадкасы ягыннан төшкәннәрен күрүчеләр дә булган. -Һөҗүм итүчеләр кыргый этләр булгандыр дибез, бүре-фәләнгә охшамаган. Инде ферма тирәсен аучылар...
-
Иске Үтәмештән Вафиннар өйне тиз өлгерткән
Иске Үтәмеш авылында Вафиннар гаиләсе төзегән ике катлы йорт урамга әллә кайдан ямь биреп тора. Хуҗалар бу көннәрдә шушы "куышларында" өй туйлары үткәрү мәшәкатьләре белән дә йөри. Бер-бер артлы диярлек үсеп килүче балаларның яңа өйдә хәзер аерым үз почмаклары бар. Динара белән Мәликәнең икесенә бер бүлмә булса, малай кеше Айшатка...