Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Вафиннар өйне тиз өлгерткән

Иске Үтәмеш авы­лында Вафиннар гаиләсе төзегән ике катлы йорт урамга әллә кайдан ямь биреп тора. Хуҗалар бу көннәрдә шушы "куышларында" өй туйлары үткәрү мәшәкатьләре белән дә йөри. Бер-бер артлы диярлек үсеп килүче балаларның яңа өйдә хәзер аерым үз почмак­лары бар. Динара белән Мәликәнең икесенә бер бүлмә булса, малай кеше Айшатка...

Иске Үтәмеш авы­лында Вафиннар гаиләсе төзегән ике катлы йорт урамга әллә кайдан ямь биреп тора. Хуҗалар бу көннәрдә шушы "куышларында" өй туйлары үткәрү мәшәкатьләре белән дә йөри.

Бер-бер артлы диярлек үсеп килүче балаларның яңа өйдә хәзер аерым үз почмак­лары бар. Динара белән Мәликәнең икесенә бер бүлмә булса, малай кеше Айшатка аерым бүлмә. Болары икенче катта урнашкан. Беренче катта кунак, аш-су, юыну бүлмәләре, иркен коридор. Тигез итеп эшкәртелгән бүрәнәле бурадан ясалган өй кызыгырлык бик матур, заманча килеп чыккан. "Курчак ызбасы" диярсең.
-Әлмәттәге квартирабызны сатып кайткан акчага әүвәл бура алдык, аны күтәреп, башын яптыр­дык. Аннан программага керү өчен документлар җыеп тапшыр­дык,- ди гаилә башлыгы Рөстәм Вафин. - Төзелешне дә­вам итәргә дәүләт 1 миллион 134 мең сум күләмендә акчалата булышты. Рәхмәттән башка сүз юк инде: йортны шушы акчага өлгерттек. Кирәкле язуларны авыл Советында әзерләштеләр.
Шәһәрдән туган авылларына күчеп кайткан Вафиннар үзләре дә күктән төшкәнне көтеп ятмый. Ике сыер асрап сөт саталар, өченчегә таналары бозауларга тора. Абзарда симертергә дигән ике үгез бар.
-Бер үгезебезне сатып, бераз яңа мебель алдык, - ди әни кеше Зилә. - Үзебез дә тырышабыз инде дә, тик, Рөстәм әйтмешли, дәүләт ярдәме булмаса, мондый йортны тиз генә өлгертә алмаган булыр идек. Ә авылыбызны бик яратабыз. Шәһәрдә күңелебез басылып тормады. Болай да инде атна ялы саен авылга кайтып йөрдек.
Рөстәм берничә ел "Үтәмеш" җәмгыятендә тракторчы булып эшли, урак вакытында комбайнга утыра. Программа шартлары буенча, ул колхозда кимендә 5 ел эшләргә тиеш икән.Зилә мәктәптә җыештыручы, читтән торып укытучы һөнәрен үзләштерә. Яңа өйнең күп эшләрен үзләре башкарганнар. Гаилә башлыгының кулы эш белә. Акчаларын шулай экономияләгәннәр. Ике яктан да туганнар да булышкан.
Район башкарма ко­митетының торак сәя­сәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина әйтүенчә, план буенча быел районда 10000 квадрат метр торак төзелергә тиеш. Әлегә аның 3500 квадрат метры (28 өй, 7 янкорма) файдалануга тапшырылган.
Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә һәм гражданнарга торак төзүдә ярдәм итүче республика президент программалары нигезендә, 2006 елдан башлап, район халкы 110 миллион сумнан күбрәк субсидия алган. Быел исә дәүләт бу максатларда, торак төзү өчен, райондашларыбызга 11 миллионнан күбрәк суммада субсидия - акча биргән. Шуның бер өлеше яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә, икенче өлеше авыл җирендә яшәүчеләргә.
Ятим үскән балаларны тораклы итү программасы нигезендә дә быел район үзәгендә дүрт якташыбызга аерым өйләр төзелә башлый икән. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегеннән белешүебезчә, аның да акчасы кайткан. Бу торак комплекс эченә 36 квадрат метр мәйданлы өй, аңа янкорма итеп ясалган мунча һәм кирәк-ярак куярдай сарай керә. Төзеләчәк бу йортларның урыны билгеле. Алар өчен җир участоклары Бакча урамының көнчыгышында, "Чегодай очы"нда ызанланган. Ятим үскән тугыз якташыбызга аннан алдагы елларда торак алу өчен сертификатлар бирелгән иде.
Торак төзелеше буенча сораулар булса, муниципаль район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә мөрәҗәгать итеп аңлатма алырга мөмкин. Шалтырату өчен тел. 2-23-69.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы төзелеш Иске Үтәмеш