23 июнь 2021 яңалыклары
-
Чирмешәннән Әлфирә Кәлимуллина 20 чиләк җиләк җыйган
Җиләк җыярга яратучылар бу көннәрдә әрәмә-калкулыкларны, урман аланнарын “атакалый”. Әнә район үзәгендә яшәүче Әлфирә Кәлимуллина иртәнге биштән үк шушы “эштә”, алты көндә 20 чиләкләп җиләк җыйган ул.
-
Чирмешәнлеләр Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек ут янында шәмнән саннар яздылар
22 июньдә кич белән Азатлык сугышчысы һәйкәле каршындагы мәйданга кабат байтак кеше килде. Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, монда шәмнәр кабыздылар, сугышта һәлак булганнарга хөрмәтләрен белдерделәр.
-
Чирмешән районы укучылары урман буенда ял итә
“Кояшлы” сәламәтләндерү һәм ял лагеренда беренче смена ахырына якынлаша. 10 июньдә районның төрле авылларыннан бирегә килгән 43 бала 30 июньдә өйләренә таралышачак.
-
Чирмешән районында иң үрнәк йорт, балалар бакчасы һәм мәктәп ачыкланган
Экологик икеайлык барышында гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм Татарстан халкын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатында оештырылган “Экояз” республика акциясеннән район халкы да читтә калмады.