22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә 32 градуска кадәр суыта
Бигрәк тә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында салкын булачак. Татарстан синоптиклары 22 декабрь кичендә һәм 23енә каршы төндә һава температурасы тагын да төшәчәге турында хәбәр итә. Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 25 градустан 32 градуска кадәр салкын була. Иртәнге якта һава 18дән 23 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана, диелгән...
-
Чирмешәнлеләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерли?
Һәр хуҗабикә Яңа ел табынын мулдан әзерләргә тырыша. Ә кайберәүләрнең бәйрәм түрендә һәр елны була торган аерым ризыгы бар. Газета укучыларыбыз Әтәч елын каршылаганда ниләр әзерләргә җыена икән? Сорашуыбыз шул хакта. Миләүшә Мусина (Бәркәтә): -Мин яңа ел табынына һәр елны эченә кара җимеш һәм карабодай салып, үрдәк тутырам. Аны рукавта...
-
Экспертлар иминият түләүләрен кайтара башлауның рекордлы сроклары турында әйтәләр
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) вкладчыларның акчаларын шулкадәр оператив кайтара башлавы бик сирәк. (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). "АСВ килеп туган шартларда оператив төстә эш итә, - диде "Открытие брокер" компаниясе аналитигы Андрей Кочетков "Татар-информ" агентлыгына. Шул ук вакытта эксперт мондый очракларның берәмтекләп кенә булуын билгеләп үтә. "Компенсацияләрне түләү бик...
-
Чирмешәндә бәйрәмнәр вакытында иминлек булдыру турында сөйләштеләр
Район оешмалары җитәкчеләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк. Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиянең быелгы соңгы, киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды, бәйрәм көннәрен һәм яңа ел каникулларын имин уздыру темасына басым ясалды. Әлеге чарада район оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, авыл...
-
Утыз Имән биючеләре Казан сәхнәсендә чыгыш ясады
Утыз Имән авылыннан "Шома бас" бию дуэты - Ләйсән Фәттахова һәм Адел Әминов "Шома бас" татар халык биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары бәйгесенең икенче дәрәҗә лауреатлары булганнар. Конкурсның гала - концерты Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрында узган. Анда чыгыш ясаган якташларыбызга истәлек бүләкләре дә тапшырганнар.