Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Экспертлар иминият түләүләрен кайтара башлауның рекордлы сроклары турында әйтәләр

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) вк­ладчыларның акча­ларын шулкадәр опе­ратив кайтара башлавы бик сирәк. (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Киль­синбаев). "АСВ килеп туган шартларда оператив төстә эш итә, - диде "Открытие брокер" компаниясе аналитигы Андрей Кочетков "Татар-информ" агентлыгына. Шул ук вакытта эксперт мондый очракларның берәмтекләп кенә булуын билгеләп үтә. "Компенсацияләрне түләү бик...

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) вк­ладчыларның акча­ларын шулкадәр опе­ратив кайтара башлавы бик сирәк.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Киль­синбаев).
"АСВ килеп туган шартларда оператив төстә эш итә, - диде "Открытие брокер" компаниясе аналитигы Андрей Кочетков "Татар-информ" агентлыгына. Шул ук вакытта эксперт мондый очракларның берәмтекләп кенә булуын билгеләп үтә.
"Компенсацияләрне түләү бик тиз башланачак. Күп кенә башка банклар буенча элек АСВ түләүләрне озакка суза иде. Кагыйдә буларак, алар 2-3 айдан соң гына түләнә башлады. Ә монда исә бу Татарстанның банк системасындагы хәлне нормада тоту өчен эшләнә булса кирәк", - диде Кочетков.
Агент-банклар да тик­мәгә генә сайлап алынмаган, аларның клиентларга ачыклыгы һәм финанс тот­-
рыклылыгы роль уйнагандыр.
"АСВ банкларны болай гына сайламый. Агентлык аларга акчаларны күчерә, шуңа күрә банклар кайбер таләпләргә җавап бирергә тиеш: күп тармак­лы челтәр, тотрыклылык, ягъни, аларның клиентларга ачык булуы кирәк", - дип ассызыклый эксперт.
Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ-24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, тү­ләүләр2016 елның 26 декабрендә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татфондбанк иминиятләштерү