Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бәйрәмнәр вакытында иминлек булдыру турында сөйләштеләр

Район оешмалары җитәкчеләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк. Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссия­нең быелгы соңгы, киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды, бәйрәм көннәрен һәм яңа ел каникулларын имин уздыру темасына басым ясалды. Әлеге чарада район оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, авыл...

Район оешмалары җитәкчеләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк.

Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссия­нең быелгы соңгы, киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды, бәйрәм көннәрен һәм яңа ел каникулларын имин уздыру темасына басым ясалды. Әлеге чарада район оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бәйрәмнәр чорында террорчылыкка каршы эшнең ничегрәк оештырылачагы турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчә начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов сөйләде.
-Район территориясендә бәй­рәм чаралары 2016нчы елның 23 декабреннән 2017нче елның 8 январена кадәр дәвам итәчәк, - диде Х.Шарапов. - Массакүләм Яңа ел чаралары үткәргәндә полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре кизү торачак. Мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре үткәреләчәк чаралар турында безгә алдан хәбәр итәргә тиеш­-ләр. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда объектларны террорчылык гамәлләреннән саклау өчен биналар, шикле кешеләр, предметлар тикшереләчәк. Авыл җирлекләре башлыкларына да уяу булырга, көн саен җәмәгать тәртибен саклау буенча чаралар уздырырга, халык арасында аңлату эшләре үткәрергә кирәк. "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсенә күп квартиралы йортларның подвалларын һәм чардакларын тикшереп чыгарга кушылды.
Утырышта шулай ук янгын күзәтчелеге, мәдәният, мәгариф бүлекләре, элемтә, газ хезмәте, район үзәк больницасы җитәкчеләре дә үз оешмаларының бу көннәрдәге эш графигы белән таныштырдылар һәм террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
-Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә райондашларыбызның иминлеген саклау - райондагы барлык хезмәтләрнең төп мөһим бурычы, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әлеге утырышта. - Күпчелек кешеләр ял иткәндә, кемгәдер авыр хезмәт көннәре туры килә шул инде. Бәйрәмнәр алдыннан һәр мәдәният һәм мәгариф объекты полиция, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелергә тиеш. Чаралар тәртибен куркынычсызлыкны тәэмин итүче оешмаларга җиткерергә, бәйрәм үткәрү өчен җаваплы кешеләр билгеләргә, хезмәткәрләр бе­лән инструктаж үткәрергә кирәк. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да бу юнәлештә эшне көчәйтү сорала. Торак пунктларга ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керә - чыга алсын өчен, урамнарны да кардан чистарту сорала. Яңа ел каникуллары имин узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы иминлек яңа ел бәйрәме

2
X