22 март 2019 яңалыклары
-
Туймәттә - быел беренче туй
Айдар һәм Сания Кәримовларның тагын бер уллары гаилә корды. Айнур Кәримов белән Чирмешән кызы Ильвина Борһанованың никах туйлары Мөшбикә мәчетендә узды.
-
Чирмешәндә законсыз яшәүче чит гражданнарын тикшерделәр
Башка регионнардагы кебек, безнең районда да чит ил гражданнары ел саен саны арта, алар, нигездә, элеккеге совет республикаларыннан. Аларның бер өлеше төзелешләрдә эш эзләп, икенчеләре сәүдә белән шөгыльләнергә, өченчеләре даими яшәргә дип килә. Мигрантларның Россия Федерациясендә торуы һәм эшчәнлеге еш кына законсыз булып чыга.
-
Чирмешән егетләре һәм кызлары ил гражданлыгын раслучы документ алдылар
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы гражданин итеп тоя башлыйсың.
-
Республика көрәшчеләре Чирмешәндә бил алыша
Бүген һәм иртәгә Чирмешәннең универсаль спорт залында укучылар арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге уза.
-
Чирмешәнлеләр санлы телевидение карый
Без үткән ел ахырына кадәр гади антенна белән телевидениедә дүрт канал карадык. Яңа ел алдыннан балалар приставка алып кайтып урнаштырдылар, инде санлы режимда егерме канал бик чиста күрсәтә.