22 март 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында “Әтиләр советы” эшләячәк
Гаиләдә балаларны тәрбияләүгә әтиләрне ныграк тарту максатында районда "Әтиләр советы" төзелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин җитәкли. -Әлеге совет 25 кешедән тора. Аның составына һәр авыл җирлегеннән вәкилләр керде. Без районда балалар өчен төрле спорт чаралары уздырырга булышачакбыз, уңышсыз гаиләләргә ярдәм итәчәкбез. Максатыбыз - гаиләдә әтиләрнең ролен,...
-
Лашманда яшәүче Зур апабыз - командир сыман
Без аны, Зәйнәп апаны, ихластан яратып, "Зур апа" дип олылап йөртәбез. Әтинең шушы бертуганына быел март аенда 85 яшь тулды. Саллы яшьтә булса да, ул эшсез, тик торучылардан түгел. Көзен суган үрә, бәрәңге алганда, җиң сызганып, бакчага иң беренче чыгучы да ул. Кыш көне сукмак ясап керә, ул да булмый,...
-
Чирмешәннән Нияз Гыймранов бер-бер артлы медаль “суга“
2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Нияз Гыймранов Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә узган көрәш ярышларында үз авырлыгында икенче урын яулап кайтты. Әлеге бәйгедә 22 команда катнашкан. -Ниязның төрле бәйгеләрдә алган 11 медале бар. Ул өметле, матур көрәшүче спортчы, - ди якташыбызның тренеры Илгизәр Закиров.
-
Чирмешәндә кыш бирешми әле (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешәндә ялган аракы белән агуланган ир-ат үлгән
Үткән атнада район үзәк больницасы стационарында ялган аракы белән агуланудан 44 яшьлек ир-атның гомере өзелде. -Кызыл Чишмәдә яшәгән бу ирне бик авыр хәлдә китерделәр, врачлар һәм шәфкать туташларының нык тырышуларына карамастан, аны саклап калып булмады,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. Белешүебезчә, алкоголь белән агуланган кешеләрне ашыгыч медицина...
-
Лашманга Нәүрүзбикә атка утырып килде
Районда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел Лашман авылы үзешчәннәре әлеге чарага багышлап театральләштерелгән бик матур тамаша әзерләгәннәр. Анда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакчага йөрүче сабыйлар да катнашты. Салкын язгы җил дә лашманлыларны куркытмаган, бәйрәмгә байтак тамашачы җыелды. Күрше авыллардан да кунаклар бар иде....