21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лашман укучылары - республика ярышы җиңүчеләре
Татарстан Республикасы беренчелегенә уктан ату буенча ярышларда Лашман урта мәктәбе укучылары Рәсим Вафин һәм Ләйсән Миһманова үз категорияләрендә икенче урынга чыкканнар. "Микст" күнегүдә дә (бер егет+бер кыз) алар сынатмаганнар, спорт мастерларыннан гына калышканнар һәм көмеш медальләр белән бүләкләнгәннәр. Балык Бистәсендә узган әлеге ярышларда Россиянең алты төбәгеннән 14 команда, 115 спортчы...
-
Чирмешән урамнарын кардан кем чистарта?
Быел Чирмешән урамнары бозлы, кардан вакытында чистартылмый. Бу турыда район газетасы редакциясенә дә шалтыратучылар күп. Әлеге проблема уңаеннан без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек. -Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар урамнарын, тендер нигезендә отып, 1 январьга кадәр Яр Чаллыдан "ПромрегионСтройсГруп"дигән оешма чистартырга бурычлы, - диде...
-
Чирмешәнлеләр яхшы көрәшкән
Чирмешәндә милли көрәш буенча район беренчелегенә узган ярышларда якташларыбыз иң күп призлы урыннар яулаганнар. "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган ярышларда, Чирмешәннән тыш, Нурлат, Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашкан, барлыгы 82 спортчы көч сынашкан. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләгәннәр. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин,...
-
Уралма пешерәбез
1 йомырка тулаем, 2 йомырканың сарысы, чеметеп кенә тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басабыз. Токмач камыры кебек нәзек итеп җәеп, махсус кискеч белән матурлап кисеп, кызган майда пешереп алабыз. Майдан алгач өстенә шикәр пудрасы яки баллы сироп сибәбез!
-
Чирмешән районында ике мәктәпкә яңа директорлар билгеләнде
Моңа кадәр бераз вакыт район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илдар Миргалимов 2нче Чирмешән урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгән. Иске Үтәмеш урта мәктәбенә дә яңа җитәкче билгеләнде, монда директор вазыйфаларын Хаммәткамил Хәкимов башкарачак. Ул да тәҗрибәле белгеч, озак еллар мәгариф бүлеге начальнигы булды.
-
Чирмешәндә Кыш бабай ярышка чакыра
24 декабрьдә, шимбә көнне район үзәгендәге стадионда - Сабантуй мәйданында "Кыш бабай" призларына чаңгы ярышы була. (архив фотосы). Җиңүчеләр алты төркемдә ачыкланачак. Ярышлар - 10 сәгатьтә башлана.
-
Чирмешәндә яңа ансамбль оешты
"Көзге моң" район авылларында да концерт күрсәтергә җыена. Яңа ансамбльдә элек сәхнә тоткан, район оешмаларында хезмәт куйган пенсионер апалар чыгыш ясый. -Чирмешәндә "Ветеран" рус ансамбле бар, инде татар ансамбле дә оештырдык. Инициатива күрсәтүчеләр - сәхнә ветераннары. Иң беренче тапкыр 19 октябрьдә җыелдык, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. -Коллективта 15...