21 октябрь 2021 яңалыклары
-
Чирмешәннең иң уңган тугыз комбайнчысын акчалата бүләкләделәр
Быелгы урак нәтиҗәләре буенча республика күләмендә иң яхшы 1218 комбайнчы арасында чирмешәнлеләр дә бар. Аларны акчалата премияләр белән сөендерделәр.
-
Чирмешәнлеләр сан алуны стационар участокларда да үтә ала
Районда халык санын алуның стационар участоклары:
-
Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган
Чирмешәндә яшәүче ханым үзен кыйнаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган, хатын-кыз бу турыда полициягә хәбәр иткән.
-
Чирмешән районында урманчы якташлары истәлегенә стела урнаштырдылар
Светлогорский бистәсе янында 2000 төп чыршы тамыр җибәрәчәк. Яшь үсентеләрне Чирмешән урман хуҗалыгына нигез салган якташыбыз Ривгать Мотыйгуллин истәлегенә утырттылар.
-
Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертмәячәкләр
Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, вакытыннан алдарак эшләми торган көннәр кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.