21 август 2014 яңалыклары
-
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләүче юк
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынын биләүгә кабат конкурс игълан ителде. Бу пост инде бер ел чамасы вакансияле. Район Советының чираттагы илле беренче утырышында мәгълүм булганча, узган конкурс дәвамында бу вазифаны биләүгә ике кеше документлар тапшырган, тик алардан берсе - "Нур" җәмгыяте директоры Илнар Мингали улы Минһаҗев, гариза язып, баштагы...
-
Алдан тавыш биреп була
Республикабыз парламентына сайлаулар көне җитәргә бик аз вакыт кала. Сайлау алды кампаниясе ничек бара һәм аның нинди үзенчәлекләре бар? Болар хакында район сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин сөйли. -14 сентябрьдә районда 34 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак һәм тавыш бирү 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә әзерлек эшләре бара....
-
Җиһазлар төзек, операторлар бар
Райондагы котельныйларның 86 проценты ягу сезонына әзер. Ремонт эшләре белән беррәттән, анда хезмәт куячак операторларның да белемнәрен сыныйлар. Бу хакта "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"ннән белештек. -Ягу сезонына әзерлек барышында барлык котельныйлардагы санау һәм контроль җиһазлары тикшерелде. Җылылык системаларын басым белән дә сынадык,- ди җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин. Район...
-
Алдыңны-артыңны карап йөр
Күптән түгел Бәркәтә авылыннан 38 яшьлек бер ир-ат трактор тәгәрмәче астында калып һәлак булды. "Нью-Холланд" тракторын йөртүче, техника янында әллә ял итәргә яткан, әллә йоклап киткән бичараны күрмичә урыныннан кузгала. Хәзер әлеге уңайдан тикшерү бара. "Гостехнадзор" хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Рифат Гатиннан белешүебезчә, бу быел республикада тракторлар катнашында кеше үлеме белән...