21 май 2013 яңалыклары
-
Соңгы көнгә калдырмыйлар
Лашман элемтә бүлекчәсенә агымдагы елның икенче яртысына 400 газета-журналга заказ оформить ителгән, шуның яртысыннан артыгы "Безнең Чирмешән"гә. 1200 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутыру йөкләнгән. Лашман элемтә бүлекчәсенә Лашман һәм Әмир авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Әмирдә Нурсинә Җиһаншина, ә Лашманда Мәрьям Кашапова һәм Рәмилә Абзалова иң яңа хәбәрләр белән газета-журналлар...
-
Бер йортка – икенче кайгы
Үткән якшәмбе, 19нчы май көнне, Яңа Чишмә районының Акбүре авылы тирәсендәрәк булган юл-транспорт һәлакәтендә Ивашкино кешесе үлде. "Шушма Ойл" җәмгыятендә эшләүче Сергей Антонов кичке 6лар тирәсендә, үз автомашинасы белән, эштән кайтырга чыга. Тик акбүрегә җитәрәк якташыбыз идарәне югалта һәм ВАЗ-2114 юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Сергей шунда ук һәлак булган....
-
Туймәт агачларга күмелер
Бөтенроссия "Урман утырту көне" кысаларында "Үз агачыңны утырт!" акциясендә Туймәт халкы аеруча актив катнашкан. - Алар "Чирмешәнурман" оешмасы питомнигыннан 1200 төп агач үсентесе алып киттеләр,- ди Чирмешән урманчылыгы лесничие Ривгать Мотыйгуллин. Акция үткән көннәрдә Лашманда- 400, Ульяновка урта мәктәбендә-300, "Чирмешәнурман" оешмасында-150, автотранспорт предприятиесендә-100, Чирмешән урманчылыгында-70, Чирмешән лицеенда һәм Күтәмәдә 50шәр...
-
Спортчы балалар яңа автобуста йөриячәк
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте "Юбилейный" боз сараена 35 урынлы КАВЗ-4238-42 автобусы бүләк итте. Автобус ачкычларын Татарстанда 3 миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан Әлмәт шәһәрендә оештырылган бәйрәм чарасында тапшырдылар. Балалар һәм яшүсмерләр хоккей командасын ярышларга йөртү өчен бирелгән автобусның тәүге пассажирлары да балалар булды. Мондый кыйммәтле һәм кирәкле бүләк озак, имин...