21 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште
Республика башкаласында районнарның 30лап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Бүген Актаныш, Буа сыман якташлык хәрәкәте бай тарихка ия районнар булган кебек, әле берләшеп кенә килүчеләр дә, андый уртак җәмгыятьтән мәхрүм райондашлар да юк түгел. Татарстанда быел Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы төзелде. Бу хакта узган ел республика Муниципаль берәмлекләр советында үткәрелгән киңәшмәдә килешенгән...
-
Коймак ашарга килегез!
23 февраль көнне район үзәгендә Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак. Үзенә күрә әлеге, кышны озату чарасында концерт, спорт уеннары оештырыла. Анда тәмле коймактан да авыз итәчәкбез. Бәйрәм Совет урамында, яшьләр ял итү үзәгенең элеккеге бинасы каршында сәгать 11 дә башлана.
-
Чирмешәнгә республиканың премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевның килүе көтелә
Иртәгә муниципаль район Советының чираттагы утырышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның узган елгы социаль-икътисади үсеше, агымдагы елга бурычлар турында хисап тотачак. Бу чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевның да катнашуы көтелә.
-
Гитарада һәм баянда оста уйныйлар
Балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән "Кама мозаикасы" X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Халык уен кораллары - соло башкару номинациясендә Никита Михляев (гитара) һәм Илназ Галимов (баян) дипломант булдылар. Гитарачы Мансур Галәүтдинов һәм Камил Казаков - икенче һәм өченче дәрәҗәдә Диплом ияләре. "Фантазия" уен кораллары ансамблена икенче...
-
Лашманда самолетка кадәр ясадылар
Мондагы авыл мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты. "Балаларга йөрәгемне бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов - җиңүче. Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә - конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне...
-
Чирмешәндә врачлар узган елны йомгакладылар
Безнең район узган ел нәтиҗәләре буенча, сәламәтлек саклау өлкәсендә республика буенча 34 - 36нчы урыннарда тора. Кызганычка каршы, озак еллар дәвамында районда үлү очраклары күбрәк, туучылар саны аз. Былтыр районда 314 кеше вафат булган. Үлемгә китерүче фактор буларак йөрәк - кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Район табибларының киңәйтелгән медицина...
-
Чирмешәндә нәниләр бабаларына бүләк әзерли
Район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче бер төркем сабыйлар әтиләренә, бабаларына үз учлары төшергән рәсемнәр бүләк итәчәк. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан, шундый открыткалар ясарга аларны "Яшь гвардия" активистлары өйрәткән.