Чирмешән районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды
Республикада быел булдырылган Электрон мактау тактасына безнең районнан – 79 лауреат. Алар арасында Иске Котыш авылыннан Елена Шохина, Иске Кади авыл җирлегеннән Рәмзия Зәһретдинова, Резеда Локманова да бар. Җыенда әлеге якташларга шушы хакта сертификатлар тапшырылды.